Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Март аена халык сынамышлары

Март-язның беренче ае.

Тирә-юньдә кар ятсада, суыклар әле булса да, көн сизелерлек озыная бара


Мартта күк күкрәсә, салкыннар көтегез.
Күк күкрәмичә генә яшен күрсәгез, җәй салкын булыр.
Март яңгырлы булса, гөмбәле җәйгә ишарә.
Мартта суык һәм коры булса, икмәк уңар.
Мартта боз сөңгеләре озын булса, яз озак килер.
Мартта томаннар еш төшсә, яңгырлы җәйгә.
Март ахырында карның тиз эрүе һәм суларның тиз китүе дә яңгырлы җәй билгесе.


Көндәлек сынамышлар


8 мартта кар төшсә, 8 апрельдә суык булыр. Әгәр бу көн коры икән, 8 апрельгә яңгыр көтегез.
9 мартта кар яуса, апрель дә шундый ук булыр.
10 мартта ала каргалар тавышланса, җәй яңгырлы килер. Әгәр кара каргалар оя корса, тиздән һава торышы утырыр.
11 март көнне җил көньяктан яки көньяк-көнбатыштан иссә – җылыта.
12 мартта – җылы яктан искән җил һәм тамчы таму – җылы җәйгә ишарә.
13 март көнне яңгыр яуса, җәй юеш килер. Түбәләрдә кар эри башласа, тиздән буран булыр.
14 март нинди – җәй шундый.
15 март көнне буран яки җил булса, яшел үләннәр баш төртүен тиз генә көтмәгез.
16 март көнне чыпчыклар түбә калайларына утырып, канатларын чистартса – җылы көннәр җитә.
17 март – кара каргалар элеккеге ояларына килсә, яз иртә килер, сулар тиз китәр.
18 мартта ала каргалар төньякка карап ояласа һәм чаукылдашса – көннәр суыта.
19 мартта тукраннар тукылдаса, суыклар озак дәвам итә.
20 мартта кояш баеганда күк йөзе кызгылт төскә керсә, җил көчәя.
21 март көнне тургайлар килсә, яз килеп җитте дигән сүз.
22 март җылы булса, 40 көн җылы торыр, бу көн суык булса, 40 көнгә сузылган суыклар көтегез.
23 март көнне ала карга томшыгын канат астына яшерсә, суыта.
24 мартта ала каргалар тавышланып йөрсә, һава торышы бозыла.
25 март көнне яңгыр яуса, арыш уңа. Ала каргалар җирдән яки кардан йөрсә, көннәр җылыта.
26 мартта кара каргалар кичен җыелышып, тавыш бирсә, алдагы атна җылы булыр.
27 мартта кар кояш җылысыннан эресә – уңышлы ел булыр, яңгыр явып эресә – корылык.
28 мартта акчарлаклар очып килсә, апрель җәй кебек булыр
29 март нинди – апрель шундый.
30 мартта торналар килсә, кинәт җылыта. Гөрләвекләр ага башласа, ташулар да озак көттермәс.
31 март кичендә йолдызлар гадәттәгедән ваграк күренсә – яңгырга. Кошлар ояларын көньякка үрсә – җәй салкын килер.

 

Чыганак: Бергә күңелле Вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X