Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ләйлә Дәүләтова: "Ирем белән сүзгә килүебез авылыма еш кайтудан башланды"

Ләйлә Дәүләтова. Күпләр аның шәхси тормышы белән кызыксына. Бу көннәрдә шагыйрәнең "Зурлар өчен әкият" дип исемләнгән китап презентациясенә әзерләнеп йөргән чагы. Ни өчен шундый исем бирде икән?.. Бу юлы кызы Гөлмәрьямнең әтисе кем икәнен сөйләр микән?.. "Адәм белән Һава" тапшыруына кайчан эшкә чыгар?.. Ләйләнең үзе белән сөйләшик әле...

- Ләйлә, нигә "Зурлар өчен әкият"?
- "Зурлар өчен" булгач, аның асылында ниндидер бер сер, мәхәббәт, интим бар кебек. Ул бөтен нәрсәне үз эченә алган. Хәзерге халәтемә бик туры килә. Мәхәббәтне мин шулай ук зурлар өчен әкият дип саныйм.
Әкиятләр хәзер бик тә гади,
Һәркем эзли байны, тәхетлене,
Кеше тормышына кызыкканчы
Бәхетсездән яса бәхетлене...
Менә шушы шигырь юлларыннан алынды ул.
- Яңа китабыңны чыгаруда кем ярдәм итте?
- Бервакыт: "Сине шундый-шундый бик зур кеше күрергә тели", - дип бер танышым элемтәгә керде. Бардым. "Синең нинди хыялың бар? Нәрсә телисең?" - ди бу. "Өченче китабымны чыгарырга телим", - дим. Ул миңа: "Һәр кешегә" исемле шигыреңне ошаттым. Шуңа күрә булышасым килде", - диде. Бу - "ТАИФ"тагы бик хөрмәтле бер кеше. Әмма исемен әйтә алмыйм. Бүгенге көндә мин аңа бик рәхмәтлемен.
- Быелгы концертыңда кемнәр булачак?
- Көтмәгәндә Мәскәүдән Ренат Ибраһимов шалтыратты. "Синең концертың кайчан? Мин дә катнашырмын", - ди. Шаккаттым! "Ренат абый, җырлаган өчен күп сорарсыз бит?" - дим. "Син миңа җырлар язып бирерсең һәм минем белән эшләрсең. Мин шуңа риза. Акча түлисе булмас", - диде. "Ярый", - дидем. Булачак презентациямә башта Фидан Гаффаровны чакырырга уйлаган идем үзе.
- Хәзер Фидан абый киләме соң?
- Икесен дә чакырып булмый инде...
- Чакырмаганга үпкәләп калмасмы?
- Миңа инде ярты эстрада үпкәләде...
- Тамада булып йөрисеңме әле?
- Миннән аны күп кеше сорый. Тамада булып, дәрәҗәңне төшереп йөрисең, диләр. Мин зур йолдыз бит әле дип, өйдә мескенләнеп утыру - менә ул дәрәҗә төшү. Сиңа клиентлар бар икән, алар синнән канәгать кала икән, горурланып тамада булып эшлим.
- Ләйлә, син шигырьләреңне ул кешегә бирергә телисең, әмма ул җырчы синең җырларыңны әлегә җырламый. Бармы шундый җырчы?
- Бар. Габделфәт Сафин. Аны бик хөрмәт итәм. Ул гаиләсе белән мин алып барган "Адәм белән Һава" тапшыруында да чыккан иде. "Җыр сайлау, хатын сайлау буенча сезгә җиткән кеше юк", - дидем аңа. Алла боерса, Габделфәт абый да минем җырымны башкарыр дип ышанам. Һәр җырның үз җырчысы бар. Аны алдан тоемлап була. Мәсәлән, җырчы Мәликәгә туры килгән җырны Салаватка биреп булмый. Ә Салаватныкын - Мәликәгә.
- Кызың Гөлмәрьямгә ничә яшь?
- 2 яшь тә 3 ай. Аның һәр мизгеленнән рәхәтлек кичерәм.
- Ә ни өчен һаман балаңның әтисен яшерәсең?
- Быел ноябрьдә кызыма 3 яшь була. Алла боерса, ноябрьдә эшкә чыгачакмын. Минем максат - "Адәм белән Һава"да үземнең гаиләмне дә чыгару. Әйе, күп кеше миннән ни өчен иремне күрсәтмәвемне сорый. Сәбәбе - әлегә ирем үзе моны теләми. Ирем белән икебез арасындагы мөнәсәбәтләр дә бик үк гади түгел. Ул мине үлеп ярата. Мин дә аны үлеп яратам. Әмма гөр-гөр килеп яшибез дип әйтә алмыйм. Ирем белән сүзгә килүебез туган авылыма еш кайтуымнан башланды. Безнең бәбигә иркенлек кирәк. Авылга кайткач, аңа ишегалды да җитми...
- Холкы белән кайсыгызга охшаган?
- Икебезгә дә. Ирем дә, мин дә иркенлек яратабыз. Яшермим, бердәнбер хыялым - малай табу иде. Ир-ат кебек холкым белән миннән малай туар дип уйлый идем. Әмма Аллаһы Тәгалә миңа кыз бала бирде. Хәзер дөньяда нинди матур сүзләр бар, барысын да кызыбызга әйтәбез. Һәрбер хатын-кызга шушы бәхетне телим.
- Ләйлә, син шундый бәхетле кебек. Шулай да "Һәр кешегә" шигырен ничек яза алдың? Аны язар өчен бик бәхетсез булып карарга кирәк...
- Яшермим, бөтен бәхетсез шигырем миннән алынган. Алла Пугачёва әйткән бит: "Минем бәхетсез тормышым сезгә кирәк түгел. Мин сезгә йолдыз буларак кирәк. Йолдыз булам мин сезгә", - дигән. Мин дә нәкъ шуны әйтә алам. Гап-гади тормыш белән яшим. Минем бик күп проблемаларым бар. Сезнең башыгызга да килмәгән проблемалар. Әгәр дә сез аны белсәгез, халык мине жәлләп утырыр иде.
- Иң якын дустың дип кемне саныйсың?
- Әни! Ул минем тормышымны гына түгел, бөтен уйларымны белә. Серләребезне бүлешәбез. Кызым үсеп, миңа дус кызым була алса, үземне бәхетле санар идем.
- "Адәм белән Һава" тапшыруында ничә гаилә белән әңгәмә кора алдың?
- 300гә якын. Аларның анда сөйләгән сүзләренең 80 %ы - әкият. Ләкин без гаиләләрнең бары яхшы якларын гына чыгарырга тиеш. Талашып яшәүче гаиләне дә бик матур итеп чыгарган вакытларыбыз булды. Бервакыт кечкенә бер баладан интервью алабыз. Бик танылган кешенең баласы. Исемен әйтмим. "Әти-әниеңә нинди теләгең бар?" - дим. "Башка сугышмасыннар иде. Кичә дә люстраны вата яздылар. Миңа бик куркыныч", - диде дә, елап та җибәрде. Әлбәттә, моны эфирга чыгармадым.
"Адәм белән Һава"га чыгар өчен дуслашкан гаиләләр дә булды. Хәтта үзем дуслаштырдым. "Ләйлә, ирем белән бөтенләй дә сөйләшмибез. Тапшыруга чыгарга иремне ризалат әле", - диделәр. Чыннан да сугышып яшәүче гаиләләр бар. Ире эчеп кайта да шуннан талаш китә. "Нишләп аерылышмыйсыз?" - дим. "Бала өчен яшибез", - диләр. Баланың инде нервылары беткән. "Балагыздан сораганыгыз бармы? Кемгә кирәк сезнең шулай сугышып яшәвегез?" - дип турысын әйттем. Балага тыныч, матур тормыш кирәк.
Безнең бөтен тормышыбыз - зурлар өчен әкият. Ни өчен шундый исем куюымны концертта берсүзсез аңлаячаклар. Ир белән хатын да бер-берсенә әкият сөйли. Бар бит шундый мәзәк. "Әни, сөйлә әле әкият", - дип сорый улы әнисеннән. "Хәзер әтиең кайтыр, ул сөйләр әкиятен", - ди әнисе аңа. Шуңа күрә безнең бөтен тормышыбыз әкияттән тора. Без аны матурлыйбыз гына.
Эльза Газизова.
Акчарлак
Чыганак - матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

10

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ләйлә,синең шигырьләрең искиткеч матур һәи мәгънәле.Укуы да тыңлавы да рәхәт.