Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кызыл китапка кертелгән үлгән ябалакны видеога төшергәннәр

Казан кешесе Горький-Әмәт урманы чаңгы трассасы буйлап йөргәндә карда утыручы үлгән ябалакка тап булган.

Ерактан ул кошны кемдер онытып калдырган уенчык дип уйлаган, ләкин якынрак килгәч, аның ябалак булуын аңлый һәм гыйнвар башындагы 30 градус салкыннар вакытында катып үлгән дип фаразлый. 
 
Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитетында казанлының үлгән ябалак төшерелгән видеосын өйрәнделәр. Белгечләр аның озын койрыклы (башкача уральская) соры ябалак (неясыть), Strix uralensis булуын әйтә. Бу төр Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән. 
 
"Туңу аркасында үлүе икеле, чөнки бу төр кош зур һәм тән температурасы 40 градустан артып китә. Озын койрыклы соры ябалакның гомер озынлыгы берничә дистә ел. Кош, мөгаен, башка төрле факторлар аркасында көчсезләнгән (имгәнү һәм башкалар), шул сәбәпле үлгән», - дип аңлата биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитетының биологик төрлелек бүлеге башлыгы Роза Әхмәтсафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев