Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кызлар нишләп кулларына пычак ала

Кичә Иглин авылы мәктәбендә үсмер сыйныфташларына пычак белән һөҗүм иткән.

13 яшьлек кыз бала мәктәптә сыйныфташларын пычак белән кискәләгән. Ул үзе белән дәрескә аш-су һәм “бабочка” дип йөртелгән ике пычак алып килгән. Укучы кыз яшьтәшләренә имеш тә алар аны озак вакыт талап, мыскыллаганнары өчен үч иткән. Бу ике кыз, янәсе, аны еллар буе буллингка дучар иткән.

SHOT Telegram-каналы мәгълүматы буенча, җиденче сыйныф укучысы каза күргән ике кызга Иглин авылының 2 санлы мәктәбендә тәнәфес вакытында һөҗүм иткән. Укытучы бераз дәрескә соңлаган, ахирәтләр бер парта артында утырып, телефонда уйнаганнар. Шул вакытта аларга арттан коралланган сыйныфташлары Карина килеп баскан. Бер кызның аркасын һәм муенын җәрәхәтләгән, икенче кызның кулын һәм билен пычак белән чәнечкән. Аларны дәваханәгә алып киткәннәр.

Карина сүзләренчә, бу кызлар аны беренче сыйныфтан ук буллингка дучар иткән. Әмма кызлар киресен сөйли – алар нибары Карина белән дус булмаганнар. Гомумән, сыйныфташлары сүзләренчә, Карина үзен моңа кадәр дә сәер тоткан очраклар булган. Ул сыйныфташлары утыргычларына кнопкалар тезгән булган һәм берничә тапкыр суицид клырга маташкан...

БР Прокуратурасы бу очрак буенча тикшерү башлаган. Дәваханәдә табиблар тикшергәч,  каза күргән кызларны өйләренә кайтарганнар. Аларның сәламәтлегенә һәм гомеренә берни янамый. 

 

Чыганак:«Өмет» гәзите | газета «Омет»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев