Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кыз белән танышам дип алданган

Зеленодольск районы буенча Эчке эшләр министрлыгының кизү частенә гариза белән 21 яшьлек егет мөрәҗәгать иткән.

Егет полицейскийларга танышу сайтында бер кыз белән танышуы турында әйткән. Ул яңа танышы белән бераз сөйләшеп алгач, аны кинотеатрга чакырырга була. Кыз танышу урынын үзе сайлый -шәхси кинотеатрга барырга тәкъдим итә, билетка бронь ясау өчен кинотеатр төркеменең сылтамасын җибәрә.

Яшел Үзән егете шунда ук әлеге бинаның администраторына шалтыратып, вакытын һәм датасын килештереп, бронь өчен акча күчерә. Соңрак администратор аның белән кабат элемтәгә керә, акча суммасы бер кешегә генә күчерелде, ди. Соңыннан түләүнең техник сәбәпләр аркасында узмавы ачыклана. Төрле сәбәпләр нигезендә мошенниклар егетне 15 мең сумга якын акча күчерергә күндерә.

Яңа танышкан кызның социаль челтәрдәге блокланган битен ачкач, егет үзен алдауларын аңлый.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: үз акчаларын счетларга һәм телефон номерларына күчергәнче, таныш булмаган кешеләр җибәрә торган билгесез сылтамалар буенча күчмәгез, килгән мәгълүматны тикшерегез. Мошенниклык турында барлык фактлар һәм шикләр буенча «02», «112» номеры аша полициягә мөрәҗәгать итегез.

Зеленодольск районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X