Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кытай Европаны тынычлык буенча сөйләшүләргә чакырды

Кытай Франция һәм Европаның башка илләренең дә үз рольләрен уйнаячагына өметләнә.

Кытай коммунистлар партиясенең чит ил эшләре буенча комиссиясенең канцелярия җитәкче Ван И Европага Украина буенча тынычлык килешүләрен яклап кушылырга кирәк, дип белдергән.
 

"Кытай Франция һәм Европаның башка илләренең дә үз рольләрен уйнаячагына өметләнә. Утны туктату, сугышны туктату, тынычлык турындагы сөйләшүләрне тергезү һәм кризисны сәяси көйләү Кытай һәм Европа арасында стратегик консенсус булырга тиеш",- дигән Ван И.


Тәкъдим Русия гаскәрләрен Украина территориясендә калдыруны күз уңында тота. Тик бу тәкъдим Киевны канәгатьләндерми.


Кушма Штатлар исә КХРның тынычлык буенча планы аркасында почмакка кысрыкланудан куркуга калган. Русия президенты Владимир Путин белән Кытай рәисе Си Цзиньпинның Мәскәүдә очрашулары вакытында Америка хакимияте тынычлык турындагы фикер алышулардан читтә торып калды.

 

Чыганак:«Өмет» гәзите | газета «Омет»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев