Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кыш чигенергә ашыкмый әле: Татарстанда ял көннәре һава торышы нинди булачагын әйттеләр

Татарстан Гидрометеоүзәгеннән хәбәр ителгәнчә, ял көннәрендә 20 градуска кадәр суыта.

Кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин. Шимбә, якшәмбе – 18 һәм 19 февральдә көндез термометрның терекөмеш баганасы –6…–12 градус күрсәтәчәк. Төнлә һава температурасы –11…–16, урыны белән –20 градуска кадәр төшәчәк.

Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башы – 20–21 февральдә болытлы һава, аз гына кар явачак. 20 февральдә көндезге температура –4…–9 градус чикләрендә тирбәлсә, төнлә –9…–14 градус булачак. Сишәмбе – 21 февральдә көндез –7…–12, төнлә –12…– 17.

 

Чыганак: Ватаным Татарстан Вк төркеме  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X