Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кырым делегациясе Яшел Үзәндә булып китте

Узып баручы атнада Яшел Үзәндә Кырым Республикасы делегациясе булып китте. 15 кешедән торган делегация составында, нигездә, Бахчисарай районы хакимияте вәкилләре иде. Кунаклар район белән танышуны Горький исемендәге мәдәният үзәгеннән башлады. Үзәктә, Яшел Үзәннең социаль-икътисадый тормышы турында "Зеленый дол" телевидениесе журналистлары эшләгән документаль фильм карап, предприятиеләр, аерым алганда, Горький исемендәге һәм...

Узып баручы атнада Яшел Үзәндә Кырым Республикасы делегациясе булып китте. 15 кешедән торган делегация составында, нигездә, Бахчисарай районы хакимияте вәкилләре иде.

Кунаклар район белән танышуны Горький исемендәге мәдәният үзәгеннән башлады. Үзәктә, Яшел Үзәннең социаль-икътисадый тормышы турында "Зеленый дол" телевидениесе журналистлары эшләгән документаль фильм карап, предприятиеләр, аерым алганда, Горький исемендәге һәм Серго исемендәге заводлар, Яшел Үзән сөт һәм икмәк комбинатлары, "Майский" агрокомбинаты, фермер хуҗалыклары эшчәнлеге турында күпмедер дәрәҗәдә мәгълүмат алды. Кырымның Бахчисарай районыннан килгән кунаклар өч көн дәвамында Яшел Үзәннең истәлекле урыннарында булды, хакимиятнең власть, идарә итү органнары, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеге белән якыннан танышты.

-Муниципаль район хакимиятенең төп максаты - халыкның яшәү дәрәҗәсен һәм яшәү шартларын яхшыртудан гыйбарәт, - диде очрашу барышында Яшел Үзән район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Егоров. - Бер үк вакытта власть органнары эшенең нәтиҗәлелеген даими күтәрергә, халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртырга омтылабыз. Халыкның имин, таза-сау булуына зур игътибар бирелә.

Язманың тулы вариантын газетабызның 18 апрель саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев