Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күрше энергиябезне суыра

Саулармысез, хөрмәтле «Яшел Үзән» редакциясе!

Газетагызны ирем белән яратып укып барабыз, бөтен төрле теманы яктыртырга тырышасыз, кызыклы язмалар күп. Кич утырып, үзем дә бер хат язармын әле, дип йөри торгач, менә вакыт табылды. Кулга ручка тотмаганга да күптән, өйдә дәфтәр бите дә юк иде әле, сатып алдым. Әллә нәрсә дә түгел инде, үзебезнең тормыштан.

Ирем лаеклы ялга чыккач ук яшәргә авылга кайтып киттек. Бу безнең күптәнге хыял иде, тик эшне ташлап булмый бит инде, шуңа пенсия яше җиткәнне көттек. Үзебезнең туган авылларыбыздан түгел, шәһәргә якынрак җирдән алдык, ә болай иремнең дә, минем дә төп нигезләребездә яшәүчеләр бар.


Шулай итеп, елга буенарак урнашкан өебезгә күченеп кайттык. Иң беренче танышкан кешебез, әлбәттә инде, күршебез Зәйтүнә (исеме үзгәртелде) апа булды. Бездән олырак, 67 яшьләр тирәсе. Ул безне авыл тормышы белән таныштырды, «кемнең ничек сулавы», кемнең яхшы, ә кемнең бигүк әйбәт булмавы турында сөйләде. Бу аның фикере, әлбәттә. Шулай да, Зәйтүнә апа аркасында авылдашлар турында бераз мәгълүмат алдык. Авыл зур түгел, алтмыш­лап кеше яши. Ул әле безгә тагын каян җиләк, гөмбә җыярга, елганың кайсы турындарак балык тотарга кирәклеген дә җиткерде. Авылдан ерак түгел берничә изге чишмә чыганагы бар икән, узган гасырның җитмешенче елларында биредә совхоз бик бай булган, фермаларында савым сыерлары гына да җиде йөз баш, ә бозаулар тагын да күп тотылган. Шулай ук Зәйтүнә апаның ялгызы торуын, улы белән кызының шәһәрдә яшәвен, иренең сигез ел элек вафат булганын белдек. Начар аракы эчеп үлгән. Пенсиясе дә минималь икән, шулай да җитә, чөнки ул әз ашый, ә яңа кием-салымны соңгы тапкыр биш ел элек сатып алган. Анда да җылы эчле бутый белән көзге куртка гына. Менә шундый күршебез безнең хәзер.


Зәйтүнә апа белән беренче танышуыбыз шул рәвешле узды һәм күңелдә начар фикер калдырмады: ачык, сөйләшергә ярата, эчендә усаллыгы юк кебек. Шәһәрдә андый кешеләрне сирәк очратасың. Иремә бигрәк тә ошады инде, чөнки ул аңа балык тоту серләрен ачты – кайда нинди балыкның нинди җимгә яхшы чиртүен әйтте. Ире бик каты балыкчы булган икән, хәтта елганың балыклы урыннарын, гомумән үзе бик кирәкле дип санаган мәгълүматны дәфтәргә язып барган. Һәм шул дневникны Зәйтүнә апа иремә бирергә булды, тик тузан җыеп ятканчы хет файдасы тисен, диде.

Бер өч-дүрт көннән соң күршебез тагын килде, вәгъдә иткәнчә теге коңгырт тышлы калын дәфтәрне кертте. Аңа «Заһидның балыкчылык дневнигы» дип язылган иде. Иремнең кулына биргәндә Зәйтүнә апа: «Кулланыгыз. Ә балыкны күбрәк тотсаң, миңа да ухалык бирерсең, Заһидым тоткан кебек булыр, урыны оҗмахта булгыры», – диде. Ирем, әлбәттә инде, ризалашты. Сәдака исәбеннән, дога булып барыр, диде.


Шул көннән Зәйтүнә апа безгә бик еш керә башлады. Әмма вакыт үтү белән күрше апабызга безнең дә мөнәсәбәт үзгәрде. Һәм менә ни өчен. Зәйтүнә апа гел зарларын сөйли башлады, көн саен аңарда нинди дә булса начар хәл килеп чыга: әле тавыгы үлә, әле телевизоры начар күрсәтә, әле тагын нинди дә булса күңелсезлек. Башта без аның бу хәлләренә чынлап та ихлас борчылдык, күңелебезгә бик якын алдык, тынычландырдык, артык кайгырмаска куштык, ярдәм иттек. Ах-ух килеп, бөтен зарын бушатып, безнең өскә аударгач, тынычланып чыгып китә иде. Тора-бара бу туйдыра башлады, биг­рәк тә мине. Ирем аны тыңламаска да мөмкин, чөнки ир кеше, Зәйтүнә апа керү белән, исәнләшә дә алгы якка телевизор карарга кереп китә. Күршебезнең тормышына булган барлык зарларын миңа тыңларга туры килә. Ә зарлары бик күп, көн саен яңалары. Дөньяда Зәйтүнә апа канәгать калырлык бернәрсә дә юк, диярсең.


Мин шулай көн саен аны түзеп тыңлыйм, тынычландырам, юатам, ә чыгып киткәч хәлсезләнеп урынга авам һәм ике-өч сәгать, башымда Зәйтүнә апаның еламсырак-зарлы тавышы тынганчы, үз хәлемә килә алмыйм. Аннары аңладым – Зәйтүнә апа энергияне суыра торган вампир. Ул минем энергиям белән туена. Керә, минем бөтен көчемне суырып ала да, чыгып китә. Иремә бу турыда әйткәч, ул да минем белән килеште, күрше апабызны ун минутлап тыңлап торса, үзендә дә хәлсезлек сизә икән.
Киңәштек тә, сак­ланырга булдык. Тәрә­зә­дән Зәйтүнә апаның безгәтаба килүен күрсәк, тиз генә җыенабыз да, өйдән чыгабыз. Кибеткәме, почтагамы, елга буенамы барган кыяфәт ясыйбыз. Аның аяклары авырта, безнең белән бара алмый. Шулай йөреп, өйгә кайтабыз. Әлегә бу ысул эшли. Әгәр дә хәл үзгәрсә, мәсәлән, аягы төзәлеп, безнең белән йөри башласа, өйне эчке яктан бикли башларбыз­мы инде? Ә нишләргә? Вампирлар куркыныч җан ияләре.


Күп яздым инде, кыс­картсагыз – кыскартырсыз, кызлар, газетада бастырырга уйласагыз дип әйтүем. Менә шулай да була икән. Сезнең тирәгездә дә шулай энергиягезне суыручы вампирлар юкмы, сак булыгыз. Бөтенләй яшәү көчегезне алып бетермәсеннәр, барлык проб­лемаларын сезнең өстегезгә бушатучылардан читтә торыгыз.

Сәлам белән, Ә.Ш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X