Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күрмәгәннең күрәсе, күргәннең качасы килә

Без кызым Илгизә (исеме үзгәртеп бирелә) белән күптән икәү яшибез.

Ирем аңа яшь ярым булганда, мин гаилә корырга әле әзер түгеллегемне аңладым дип, чыгып китте. Шулай итеп безнең тормышыбыздан бөтенләйгә юкка чыкты. Хәтта алимент та түләмәде, гәрчә мин берничә еллар судларда йөрдем, үзе белән сөйләшеп карадым – нәтиҗәсез.

Кызыма бары тик иң яхшыларны гына алырга, бирергә тырыштым, әмма мәгариф системасындагы хезмәт хакына артыгын җәелеп булмый шул. Хәтта өзлексез «шабашкалар» да артык булышмый – шулай бер хезмәт хакыннан икенчесенә көчкә ялгап яшәдек.

Еллар үтте, кызым бик чибәр булып үсте. Малайлар көтүләре белән йөрде артыннан, классындагы кызлар да Илгизәм белән дуслашырга тырышты. Кызымның баераклар белән генә аралашырга тырышуын сизеп алдым. Хәтта, бай ата-ана балалары укый торган гимназия малайлары белән дә дуслашты. Бу мине бераз куркытты да. Өйдә скандаллар башланды. Илгизәнең бары тик кыйммәтле кием киясе, яхшы телефон һәм косметикалы буласы килде. Мин аңа боларның барысын да ала алмадым, әлбәттә, һәм баламның күз алдында түбән төшүемне аңладым.


Ул яхшы укыды һәм бер проблемасыз университетка укырга керде, шунда ук яңа дуслар тапты. Моңа кадәрге дуслары кебек үк, болары да бай әти балалары иде. Илгизә, киемем модалы түгел, телефоным хәерчинский дип, еш елады. Бу хәл мине туйдырды һәм, 19 яшеңдә син хәзер, үзеңнең «хотелка»ларыңны канәгатьләндерергә үзең акча эшли аласың, дип әйттем. Ә ул миңа җавап итеп, мин бай егеткә кияүгә чыгам лучше, диде.

Мин шаккатып калдым. Ә хисләр? Мәхәббәт? Бер-береңә хөрмәт? Илгизә минем битемә карап көлде генә. «Нинди мәхәббәт, әни? Синең кебек хезмәт хакыннан хезмәт хакына кадәр көчкә яшәргә түгел, бары тик үзеңне һәм акчаны яратырга кирәк. Син хәтта икенче тапкыр рәтле кешегә кияүгә чыга алмадың! Минем үзем өчен яшисем, үземә күп акчалар түгәсем һәм дөнья күрәсем килә!»
 

Түзмәдем, елап җибәрдем. Минем шәхси тормышымны корырга тырышканымны, берәр ир-егет белән аралаша башлавымны белгәч үк, үзенең истерика һәм скандал ясавын һәм шундый хәлләр аркасында ялгыз калуымны кызым оныткан. Бу юлы кызымны гафу итеп, элеккечә үк яшәргә тырыштым.


Илгизә күп тә үтми минем белән таныштырырга егетен алып килде. Руслан диделәр. Егет үзен минем янда бик иркен тотты, кыйммәтле машинасының ачкычын бармагында әйләндерде, инде үзенә сатып алган кебек, кызымның биленнән кочып торды. Алай гына да түгел, бер тамчы оялмыйча, кайчан тели – шунда, хәтта, үпте дә. Хәрефләрен су­зып-сузып, наг­лый рәвештә сөйләште, ә кызым шул вакытта тиле кебек хихылдап торды. Аларның үзләрен шулай тотуларыннан миңа шундый уңайсыз булды һәм Илгизә, ниһаять, моны аңлады бугай, егет кайтып китте.

Артыннан ишек ябы­луы булды, кызым тотынды миңа акырынырга! Имеш мин аның булачак иренә тиешле хөрмәт белән карамаган, йөземне борган, елмаймаган. Скандал, Илгизәнең әйберләрен чемоданга тутырып, Руслан янына яшәргә китүе белән тәмамланды. Мин аны, әле алай яшәргә иртә, язылышмаган да бит, дип туктатырга тырыштым, әмма ул мине тыңламады.

Ярты еллап вакыт үтте, мин инде үзем генә яшәүгә ияләшә башладым, шул вакыт эчендә кызым бөтенләй шалтыратмады. Аның барысы да яхшы булуын белә идем, чөнки ул укый торган университетта минем таныш хатын укыта. Илгизә дәресләрен калдырмый, яхшы укый. Шуңа күрә күңелем дә тыныч иде.
Бераз акчам җыелды, фатирга ремонт ясармын дип планлаштырдым. Инде нинди обойлар, җиһазлар алачагым турында уйланып йөргәндә, көтмәгәндә кызым кайтты.
Ул ишеккә шалтыратты. Мин ачтым. Илгизә әкрен һәм төссез тавыш белән керергә рөхсәт сорады. Бик модный киенгән кызның кулында өйдән чыгып киткәндәге иске чемодан иде.

Күпмедер вакыттан соң сөйләштек. Кызым минем бөтен яктан да хак­лы булуымны, мәхәббәтсез яшәп булмавын әйтте. Руслан, аңа бөтен нәрсәне сатып алып бирсә дә, колга караган кебек мөнәсәбәттә булган: хыянәт иткән, түбәнсеткән һәм теләсә нинди сүзләр белән атаган. Ул Илгизәне, ярлы гаиләдән булганга, мыскыл иткән, аңа беркайчан да өйләнмәячәген әйткән. Илгизә боларга түзеп арыган һәм өйгә – минем яныма кайтырга карар кылган.

Хәзер ул Алмаз исемле гади егет белән очраша һәм үзенең байлык турындагы уйларын күптән онытты.

 

Мин бу хатымны нигә газетага язам, чөнки минем кебек әниләрнең күп булуына иманым камил. Без хәзер барыбыз да балаларыбызны үчтекиләп, өф-өф итеп үстерәбез бит, шуңа алар бер-берсенә охшаш та – үзсүзле киребеткәннәр. Үзләренең авызлары пешми торып, үгет-нәсихәтне ишетмиләр. Нәрсә әйтәсем килә: иркә кызларыбызга менә шулай ялгышырга һәм үзләренең хаклы булмауларын аңларга мөмкинлек бирергә кирәк икән. Әгәр дә теге вакытта мин аны Руслан янына чыгарып җибәрмәсәм, ул мине гомере буе гаеп­ләр иде әле, син генә боз­дың безнең араларны дип. Ә болай миңа бернинди претензия юк, үзе егылган еламый. Акыл туплап, зирәкләнеп, минем белән исәпләшергә өйрәнеп кайтты. Хәзер тату һәм тыныч яшибез, шөкер! Язмамның кемгә дә булса файдасы тияренә ышанып калам,- ди Яшел Үзәннән Алсу Г.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев