Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Куркыныч Эбола авыруыннан ничек сакланырга?

Соңгы вакытта Эбола лихорадкасы турында күп сөйлиләр. Африка илләрендә чәчәк атып килгән безгә таныш булмаган бу авыру меңәрләгән кешенең гомерен өзде инде. Әлеге авыру һәм аннан ничек саклану турында безгә Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Тюльпан Вафина сөйләде. - Эбола лихорадкасы - үлемгә китерә торган көчле вирус авыруы, -...

Соңгы вакытта Эбола лихорадкасы турында күп сөйлиләр. Африка илләрендә чәчәк атып килгән безгә таныш булмаган бу авыру меңәрләгән кешенең гомерен өзде инде. Әлеге авыру һәм аннан ничек саклану турында безгә Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Тюльпан Вафина сөйләде.
- Эбола лихорадкасы - үлемгә китерә торган көчле вирус авыруы, - дип сүзен башлады Тюльпан Вафина. - Әлеге лихорадка хәзерге вакытта Африканың үзәк һәм көнбатыш территориясендә чәчәк ата. Яшерен чоры берничә көннән ике-өч атнага кадәр җитә. Авыру кинәт башланып китә, тән температурасы күтәрелә, баш авырта, хәл булмый, косасы килә. Ангина симптомнары да була. Аннан авыру кеше коса башлый. Тышкы һәм эчке органнардан кан китә. Авыру кеше тирә-юньдәгеләр өчен бик куркыныч. Йогу механизмнары төрле булса да, һава юлы белән күбрәк йога. Бигрәк тә авыруны караучы медицина персоналы бу авыруны йоктыра.
Эболадан ничек сакланырга?
- Инфекциянең табигый чыганаклары билгеле булмагач, профилактика ысулларын уйлап чыгаруы авыр. Шулай да сак­ланырга кирәк. Әйтик, авыру кешене изоляцияләргә, саклагыч костюмнар, күзлекләр, перчаткалар кияргә, инструментларны дезинфекцияләргә.
Ни өчен Эбола лихорадкасы тарала?
- Эбола таралуның берничә сәбәбе бар. Беренчедән, аның белән Африканың урман буйларындагы артта калган авылларында яшәүчеләр авырый. Алар гади гигиена шартларын да үтәмиләр, табибларга ышанмыйлар. Шуңа күрә андый шартларда авыру тиз тарала һәм кискен күтәрелеш чорлары булып ала.
Туристка Эбола вирусы турында нәрсә белергә кирәк?
- Авыруларны контрольдә тоту үзәге Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы белән берлектә туристлар өчен махсус белешмәлек әзерләгән. Анда берничә кагыйдә үтәү мәҗбүри шарт итеп куелган. Әйтик, вирус авырудан кан, сидек, тир һәм башкалар аша күчү сәбәпле, авыру кешеләр белән контактка кермәскә, кыргый хайваннардан сакланырга. Эбола авыруы симптомнары сизелгәндә тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә, гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
Эбола авыруы таралу сәбәпле, Үзәк һәм Көнбатыш Африкага барудан тыелып торырга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X