Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

#күңелемдәгесенәйтәм

Мирный бистәсендә яңа кибет ачканнар.

Аңа эштәге кызлар, әй, шатландылар инде, хәзер Казанга кадәр барып йөрисе юк, үзебездә дә булды, диләр. Бөтен кеше телендә шул булгач, мин дә барып карадым, кызык бит инде, бәлки берәр нәрсә дә алырмын, дип уйладым. Шаккатмалы икән хәзер мода дигәннәре! Кием-салым арасында күз төшәрдәйләре бар, әйтмим, әмма күбесе... белмим инде, шуны киючеләр бармы икән? 

Һәм тагын бер нәрсә – барлык товарлары яшьләр өчен. Кибет ачкансың икән инде, барлык яшьтәгеләрне дә һәм ир-егетләрне дә уйларга кирәк. Яшел Үзәндә яшь кызлар гына яши чтоли?! Башкаларның киенәсе килмиме? Бөтен кызлар да 40-42нче үлчәм кияме? Тулырак гәүдәлеләре кая барсын? Вәт.

Шуларны да исәпкә алсалар, сатып алучылары да күбрәк булыр, керемнәре дә артыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев