Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

#күңелемдәгесенәйтәм

Беркөнне эштән соң өйгә йөгерәм, 4-5нче сыйныфларда укучы бер малай да мәктәптән кайтып килә.

Алдан-артын карап тормады бу, йортыбыз янындагы балалар мәйданчыгын әйлән дереп алган коймага аягы белән китереп тибә дә башлады, инде алай да ватарга хәленнән килмәгәч, куллары белән үк селкетергә ябышты. Мин кисәтү ясагач, берни булмагандай китеп барды. Минем сүзләрем бер колагыннан ничек кергән булса, шулай чыгып та китте күрәсең.

Бераз ераккарак киткәч подъезд төбендәге коймага тибә башлады. Нәрсә бу, көчеңне кая куярга белмисең икән, спортзалга бар, секцияләргә йөр. Хәер, андый түгәрәкләрдә шөгыльләнүчеләрнең мондый җүләрлек эшләргә вакыты калмый торгандыр. Менә кемнәр җимерә икән бит йорт янындагы коймаларны?! Ачуымнан шартлыйм дип торам. Бот буе малайлар тирә-юнебезгә шулай зыянлык эшләп йөрсен әле, үскәч ни көтәсе инде болардан?!

👇

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев