Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кунакка – китап ханәсенә

Китап укымый яшәүне күз алдына да китерә алмыйм, шуңа күрә мин – китапханәләрнең еш кунагы.

Әйе кунагы, чөнки мине анда нәкъ шулай каршы алалар.


Тургенев урамындагысы ябылгач, мин 26нчы татар милли китап­ханәсенә йөри башладым. Шул уңайдан, аның мөдире Юлия Борһа­нова белән китапханәчесе Гөлнара Билалова турында берничә сүз әйтеп узмакчы булам. Алар һәр килүчене, шул исәптән мине дә, ачык йөз белән туганнарча каршы ала, ни сорыйсың шуны табып бирергә тырыша. Халкыбыз күңелен пакълауда, рухыбызны яшәтүдә алар – маякчылар!


Биредә мин республикада нәшер ителүче бик күп татар газеталарын да укып барам. Шулай да, «Яшел Үзән» газетасын аерып күрсәтәсем килә. Аның һәр бите – үзе бер дөнья. Бу газетаны мин шулкадәр үз иттем ки, хәзер өемә яздырып укырга җыенам. Бик тә кызыклы, халыкчан ул. Зифа Кадыйрова, Мәхмүт Хәсәнов, Сибгат Хәким, Гомәр Бәширов, Афзал Шамов әсәрләрен яратып һәм кат-кат укыйм.

Китапханәче кызлар да минем нинди әсәрләр яратканны белә, алдан ук әзерләп куялар. Гомумән, алар бер миңа гына түгел, һәр укучы теләген җиренә җиткереп үти. Шуңа күрә бу китап ханәсен яратып йөрүчеләр аз түгел. Әгәр дә китапка һәм аны укучыга хөрмәт булмаса, дорфалык сизелсә, аңа яңадан бармыйлар да, укымыйлар да. Ә без шунда китап дөньясына чумып, ял да итеп кайтабыз.

Компьютерларың, смартфоннарың бер якта торсын. Кәгазь исен тоеп, газета һәм китапларны кулыңа тотып уку үзенә күрә бер ләззәт бирә. Заман технологияләре безнең тормышны яулап барса да, китап уку рәхәтлеген аларның берсе дә алмаштыра алмый. Ә инде китап тулы китапханәдә бөтенләй башка төрле атмосфера хакимлек итә, могҗизалар дөньясы кебек. Һәр китап синең дустыңа әйләнеп кенә калмый, ә тормышыңны да үзгәртергә мөмкин. Шулар белән бергә сине Юлия һәм Гөлнара кебек хезмәткәрләр дә каршы алса, ул инде икеләтә бәйрәмгә әйләнә.


Бу китапханәчеләргә яңа елда иҗади уңышлар, күп укучылар, яңа эчтәлекле китаплар телисе генә кала. Телебезне саклауда, мәдәниятебезне йоклатмыйча гамәлдә тотуда алар­ның өлеше бәяләп бетергесез. Мин үзем шулай уйлыйм.

Гөлирам Мингалиева,
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев