Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көрәштә Күгәй егетләре алдырды

Күгәй халкы эштә дә, башкада да өлгер. Язгы чәчүне төгәлләүгә көрәш бәйрәме оештырып кинәнделәр анда. Узган шимбә көнне 16 яшьлек яшүсмерләр һәм кечерәк яшьтәге малайлар, авыл уртасындагы олы мәйданда җыелып, бил алышты. Апас, Биектау, Кайбыч районнарыннан, Яшел Үзәннән һәм Күгәй, Татар Танае, Түбән Урысбага авылларыннан, Осиново бистәсеннән килгән җәмгысы 80...

Күгәй халкы эштә дә, башкада да өлгер. Язгы чәчүне төгәлләүгә көрәш бәйрәме оештырып кинәнделәр анда. Узган шимбә көнне 16 яшьлек яшүсмерләр һәм кечерәк яшьтәге малайлар, авыл уртасындагы олы мәйданда җыелып, бил алышты. Апас, Биектау, Кайбыч районнарыннан, Яшел Үзәннән һәм Күгәй, Татар Танае, Түбән Урысбага авылларыннан, Осиново бистәсеннән килгән җәмгысы 80 көрәш яратучы катнашты ярышта. Чын-чынлап татар милли көрәше спортының тантанасы булды ул көч сынашуы.
Спорт ярышларын һәркем дә ярата. Күгәйлеләр дә ким куймый. Ә инде татарча бил алышу дигәндә... Бу турыда без, шул авыл кешесенең үзеннән белү нияте белән, көрәш карарга килгән Наил абый Гаффаровка мөрәжәгать иттек.
- Дәрманлы егетләрне яратам мин. Көрәштә күренә бит алар, шуңа килдем монда. Әмма кеше булсыннар, гадел тартышсалар, каравы да күңелле, - диде ул.
Тамашачы белән танышуны дәвам итмәкче идек тә, кисәк кенә халык дәррәү кубып:
- Рәмзис! Рәмзис! Рәмзис! - дип бердәм оран салды.
Келәмгә Күгәй егете Рәмзис Заһидуллин чыккан иде. Бөтенесе күзен көрәшчеләргә төбәде. Егетләр тиз-тиз тартыша башлады. Беренче очконы Рәмзиснең көндәше алып өлгерде. Бераздан Күгәй егете исәпне тигезли алды, әмма көндәше хәлле булып чыкты: исәпне 3:1 җиткерде. Рәмзис шулай да, байтак кына тырыша торгач, өчкә-өч итә алды исәпне. Инде кем җиңәр? Шуңа өстәп, хөкемдар, утыз секунд вакытыгыз калды, дип игълан итте. Мәйдан бердән тынып калды. Заһидуллин шунда, үртәлгәндәй, кызып китте: көндәшен җитез генә күтәреп аркасына салды. Чиста җиңү!
Көрәшчеләр келәмнән торганчы, халык бердәм кубып шатлануын белдерде.
- Рәмзис, афәрин! Ур-ра! - дигән куанычлы сүзләр байтак яңгырап торды мәйданда.
Әйе, бу ярышта Күгәй егете Рәмзис Заһидуллин күтәрелде. Ул һәр алышуда чиста җиңү күрсәтте. Чиксез сөендерде Рәмзис авылдашларын. Әмма күгәйлеләрнең җир җимертеп бии-бии куанасы алда булган икән әле. Ә хәзер без ярыш башына әйләнеп кайтыйк әле. Авыл халкына бу бәйрәмне кем оештырды икән соң?
Биредә Күгәй авылы җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинованың ярышны ачу тантанасында әйткән сүзләрен китерү урынлы булыр:
- Бүгенге көрәш гади спорт ярышы гына түгел, ә биредә күп еллар хуҗалыкны җитәкләгән Галим Гайнуллинны искә алу, аның якты истәлегенә багышлана ул. Галим абый үзе спортчы булмаса да, йөрәге белән көрәшче иде ул. Хуҗалык өчен, авыл халкы яхшы яшәсен дип тырышты ул! Хөрмәтле якташыбызны истә тотып үткәрелә торган бу чара Әнвәр Миңнуллин, Рушан Фәсхетдинов, Рафис Зәләлиев, Марсель Мингалиевның иганә ярдәменә таянып оештырылды. Шулай ук, «Наско» иминият ширкәте дә зур өлеш кертте бу эшкә.Без аларга олы рәхмәтебезне җиткерик, җәмәгать!
Әлбәттә, менә шуларның ярдәмен юллап алган һәм спорт бәйрәмен оештырып армый-талмый чапкан Алмаз Шәйхенуровка һәм Фәния ханымның үзенә дә авыл халкы рәхмәтле булырга тиеш.
Әйе, бу чара татар милли көрәш буенча ярыш дип аталса да, күңелләрне күтәрә торган бәйрәм дә иде. Ачылыш тантанасында ук күренде аның җитдилеге. Күгәй җыенына килгән кунаклары гына кемнәр диген! Татарстанның халык артисты Рәшит Сабировның: «Туган ягым һавасында гүя дару бар!..» - дип башлаган шигъри чыгышы үзе ни тора! Аның бөтен авылга яңгыраган көчле тавышын тагын кайда ишетер идең әле?
Йә булмаса, үз вакытында бик күп сабантуйларда батыр калып дан казанган өлкән буын көрәшчеләре Динар Хәлилов, Мансур Сәлахов, Равил Хәйруллин белән күрешеп сөйләшү дә һәркемгә тәтеми бит әле. Әйтергә кирәк, Равил Хәйруллин әфәнде дәрәҗәле җитәкче дә. Татар милли көрәш федерациясенең башкарма директоры ул.
- Яшел Үзән районында татар милли көрәше күтәрелә башлаган икән. Без шуны үз күзебез белән күрергә килдек, - дип белдерде ул, тантанада ясаган чыгышында.
Милли көрәш данын югары тоту өчен ифрат тырышлык куйган укытучылар һәм тренерларның тырышлыгы Казанга ук барып ишетелгән бит менә. Чыннан да, районның Идел аръягында быел ике авыл үткәргән иде инде мондый көрәш җыенын. Бусы өченчесе. Түбән Урысбагадан эстафетаны Күгәй авылы алды. Әллә май аеның җылы көне туры килүе шулай тәэсир итте: биредәгесе бигрәк тә бәйрәмчә үтте. Балалар да ишле иде анда. Әниләре яки әбиләре алып килгән инде аларны мәйданга. Иркенгә чыккач тотып тыям димә инде аларны! Балалар узыша-узыша йөгерделәр, турникка менеп атынып та карадылар, бизәлгән атның матур арбасына төялеп мәйдан да әйләнделәр... Хатын-кызлар күңелле чыр-чу килгән нарасыйларын карасалар, ирләрнең игътибары мәйданда булды. Аннан аерылып буламы соң? Көрәш яратучы малайлар җан-фәрманга бил алыша бит анда. Бөтен көчен, бөтен осталыгын куеп көрәшүе битендә дә чагыла яшь көрәшченең. Тамашачы да үзенчә көч бирмәкче:
- Җәһәтрәк, әйдә! Билеңне бирмә! Күтәр-р!..
Билгеле, озак кына тартышучылар да, көндәшләрен оста гына алып аркасына салучылар да булды. Менә Апас районыннан Азамат Мөхәммәтшин ялтырап алды. Сүз дә юк, остарган кунак егете, аның көрәшүен бөтенесе дә яратып карады. Хәер, тамашачының мактау белдергән алкышлары байтагына тәтеде. Әйтик, Түбән Урысбага авылыннан килгән өч бертуган Хәйруллиннар - Сәет, Муса һәм Расил - оста көрәшеп сөендерде халыкны. Әтиләре Рафил Хәйруллин өч малаен да шулай махсус спорт белән шөгыльләндерә икән. Шуның өчен генә дә мактауга лаек ул гаилә.
Кызык, мәйданга халык өстәлә торды, китүче булмады кебек. Югыйсә, ярышта катнашучылар күп булгач, көрәш шактый гына озакка сузылды. Сабыр иткән, морадына җиткән дигәндәй, соңгы көрәшне караучылар отты. Күгәйлеләр өчен чын-чынлап бүләк кебек килеп чыкты ул. Финал көрәшләре башлангач, мәйданга тәкә алып килделәр. Абсолют батырга тәкә биреләсе икән. Һәм аның өчен Күгәй егете Әсхәт Шаһиев көрәшәчәк! Мәйданда кие­ренке тынлык урнашты. Дулкынланмый мөмкин түгел: сиксән биш килограммлы Әсхәткә йөз дә унбиш килограммлы Апас егете чыга бит. Аерма зур, татар көрәшендә авырлык бик тә әһәмиятле. Кунак егете яхшы аңлый, әлбәттә, үзенең өстенлеген. Шуңа күрә ул үзен бик тыныч тотты. Әллә шул харап итте аны, әллә соң Әсхәткә туган авылы һавасы ярдәм итте: тотты да салды бит сыртына пәһлеванны егетебез! Чис­та җиңү! Кеше баштарак, үзенә үзе ышанмагандай, аптырап та торды бугай. Ә инде хөкемдар җиңүче дип Әсхәт Шаһиевның кулын күтәргәч, мәйдан шартлагандай күтәрелде. Батырны шундук чолгап алып, һавага чөйделәр, якын килә алмаганы котлап аның исемен кычкырды, кайберләре бии- бии җырларга кереште... Мөгаен, Күгәй халкының чын сабантуенда да болай куанганы юктыр.
Бәйрәм ахырында җи­ңү­челәргә, тантаналы төс­­тә, медальләр һәм бүләкләр тапшырылды. Йомгаклау сүзләреннән татар милли көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллинныкы аеруча истә калырлык яңгырады.
- Алдан ярышны тәртипле алып барган хөкемдарлар: Илдус Рәхимов, Ирек Зәйнуллин һәм Фаил Габдрахмановка барыбыз исеменнән рәхмәтебезне әйтим. Ярышны кызыксынып карадым. Биредә чынлап та татар көрәшенең киләчәге бар икән, үз күзем белән күрдем. Аны тагын да үстерүдә без дә булышырбыз, әлбәттә, -дип ышандырды җитәкче.
Ильяс Салихҗан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев