Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күршең ерак туганыңнан якынрак

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән бүлегендә эчке эшләр органнарына җинаятьне ачуда ярдәм иткән өчен Зур Ключи авылында яшәүче Боровковлар гаиләсе бүләкләнде. «Якын күршең ерак туганыңнан якынрак», - дигән сүзләргә, күршеләренә йортын карап торырга кушып киткән, Зур Ключидә яшәүче 60 яшьлек хатын тиз инана. Ни булмас дип, ул күршеләре Наталья...

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән бүлегендә эчке эшләр органнарына җинаятьне ачуда ярдәм иткән өчен Зур Ключи авылында яшәүче Боровковлар гаиләсе бүләкләнде.

«Якын күршең ерак туганыңнан якынрак», - дигән сүзләргә, күршеләренә йортын карап торырга кушып киткән, Зур Ключидә яшәүче 60 яшьлек хатын тиз инана. Ни булмас дип, ул күршеләре Наталья һәм Николай Боровковларга өй ачкычын калдырып, шифаханәгә ял итәргә китә. Хуҗабикәнең юклыгын сизүчеләр тиз табыла. 28еннән 29 мартка каршы төндә караклар бу өйгә кереп, аннан шкафка яшереп куйган пенсия акчасын урлыйлар. Әмма... Төнге 3ләр тирәсендә Наталья күрше йорт верандасында ут күрә дә, борчылып, ирен уята. Алар өйгә кереп карамакчы булалар. Наталья белән Николай каракның берсен эләктерәләр, әмма икенчесе бакчадан чыгып кача. Полиция чакырталар. Вакыйга урынына килгән участковыйга алар куллары бәйләнгән тотылучыны тапшыралар. Ул шушы авылда яшәүче элек хөкемдә булган 31 яшьлек ир булып чыга. Оператив чаралар күрелү нәтиҗәсендә каракның икенчесе дә тотыла. Анысы шулай ук беркайда да эшләмәүче 49 яшьлек ир була.
Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең офицерлар составы киңәшмәсенә Боровковлар да чакырыла. Аларга полиция җитәкчесе урынбасары О.Макаров тәртип саклауда хокук органнарына ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтен җиткерә. Җинаятьчене тоткарлауда каушап калмаган бу кешеләр үзләре дә: «Бер-береңә ярдәм итәргә кирәк, чөнки жуликларның кайчан да булса, синең йортыңа да керүләре бар», - дип бик дөрес әйтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев