Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Котлыйбыз

Җырчы Ләйсән Гыймаева белән алып баручы Булат Бәйрәмовларның өченче кызлары Зәйнәпкә кичә биш яшь тулган.

Гаилә төпчекләренең бәйрәмен бик зурлап, туганнарын, барлык дусларын җыеп, балалар өчен уен мәйданчыгында бәйрәм иткән.

Ләйсән Гыймаева үзенең сторисларында Зәйнәпне йөрәк астында йөртү һәм табу мизгелләрен исенә төшерә. Үзе сөйләвенчә, җырчының өченче бәбие белән йөклелек чоры шактый авыр узган.
 

«Өченчегә бәби көтү җиңел генә үтмәде минем. Аннан алдагысы төште (замершая беременность булды). Зәйнәп белән срогым 36 атна булганда генетиклар: «Яшең бар», «УЗИда балаңның борыны бәләкәй» дип куркытып бетерделәр. Борчуларымны сизермәдем, теләдем, сорадым, көттем.
Зәйнәп бик көттереп кенә, 41 атна узып, әнисен 20 килограмга тазартып бетергәч кенә туды. Кечкенә борынын күрсәтеп, апаларын сөендереп, бу дөньяга аваз салды»,- дип язган ул.

 

Чыганак:Подслушано татарлар Вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев