Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Корабль төзү – өметле эш

Узган атнада «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятендә зур бәйрәм булды. Яшел Үзән корабль төзүчеләре «Елга-диңгез» классына караган 21631 проекты буенча ясала торган ракеталы корабльләрнең җиденчесен кору эшенә кереште. Традициягә әйләнгән бу чарага дәрәҗәле кунаклар да килгән иде. Заводка эш өстәлеп торуы, һичшиксез, бәйрәмгә тиң куанычлы вакыйга. Җәмгыятьнең...

Узган атнада «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятендә зур бәйрәм булды. Яшел Үзән корабль төзүчеләре «Елга-диңгез» классына караган 21631 проекты буенча ясала торган ракеталы корабльләрнең җиденчесен кору эшенә кереште. Традициягә әйләнгән бу чарага дәрәҗәле кунаклар да килгән иде.
Заводка эш өстәлеп торуы, һичшиксез, бәйрәмгә тиң куанычлы вакыйга. Җәмгыятьнең генераль директоры Ренат Мистахов әйтүенчә, бүгенге көндә 5100 кеше үзенә хезмәт урынын тапкан анда. Әле тагын дүрт йөздән артык төрле һөнәр ияләрен эшле итә ала икән завод. Хезмәт кыйммәт хәзер! Шундый зур коллективның эш белән тәэмин ителеп торуының сере гади үзе. Моңа кадәрле бирелгән хәрби заказларны сыйфатлы һәм вакытында башкарып яуланган хезмәт даны дисәң дә ярый аны. Илнең оборона министры урынбасары Юрий Борисов та һәм Хәрби-Диңгез флоты командующие урынбасары адмирал Виктор Бурсук та, ТР премьер-министры Илдар Халиков та яшел үзәнлеләрнең эшенә яхшы бәя бирде. Заводның алтын куллы осталарына һәм белемле инженер белгечләренә тантаналы төстә бүләкләрен дә тапшырдылар. Бүләкләнгән уналты кеше арасыннан иң өлкәнен - токарь-расточник булып эшләүче Олег Шаякбаровны аерым күрсәтәсе килә. Заводка 42 ел тугры булып калган эшче ТР Хөкүмәтенең Рәхмәт хатына лаек булды. Котлыйбыз ветеранны!
РФ оборона министры урынбасары корабльнең бусына «Орехово-Зуево» исеме бирелүен игълан итте. Танылган заводка тагын да заказлар өстәләчәген дә әйтте ул. Мәгълүм Кырым вакыйгалары белән бәйле рәвештә, илнең диңгез флотын яңарту проекты булдырылган. Предприятиенең өлеше зур анда, дип белдерде министр урынбасары тантанада. «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятендә эш өзелмәячәгенә тулы ышаныч бар.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев