Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көньяк Сабантуй Ставрополь төбәгендә старт алды

Бәйрәмне Зеленодольск районы оештырды

Ставрополь краеның Ипатов районы Кече Барханчык авылында IV
Көньяк Сабантуй узды, анда Россиянең 6 төбәгеннән кунаклар җыелды.

Бәйрәм урыны очраклы гына сайланмаган – авыл җирлегендәге табигать кочагындагы болын Сабантуйның тарихи тамырларына барып тоташа.
Татарстан Рәисенең сәламләү хатын Бөтен­дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәрхәт Латыйпов җиткерде.

Яшел Үзән районы баш­лыгы Михаил Афанась­ев бәйрәм кунакларына сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

– Көньяк Сабантуй – тарихи традиция: ел саен бәйрәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән татарларны берләштерә. Элегрәк Яшел Үзән районы Көньяк Сабантуйны Дагыс­танда, Новосибирскида, ике ел рәттән Ростов-на-Дону шәһәрендә үткәргән иде. Ел саен бәйрәм колачлырак була бара һәм бөтен ил буенча яңа дусларын таба! – диде Михаил Павлович.


Рәсми өлештән соң бәйрәм концерты булды, анда җирле һәм Татарстан артистлары, шул исәптән «Бәрмәнчек» дәүләт фольк­лор ансамбле, татар эстрадасы йолдызлары Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, «Риваять» фольклор төркеме, алып баручы Булат Бәйрәмов чыгыш ясады.


Кунаклар милли ишегалларын карады, анда халык-сәнгать кәсепләре һәм татар ашлары күргәзмә-ярминкәсе тәкъдим ителде. Татарстанның бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйри музееның күчмә экспозициясе аерым милли рух һәм бизәк өстәде.
Капчыкларда йөгерү, чүлмәкләр вату һәм башка милли уеннарда катнашучылар күп булды. Тагын бер вакыйга – билбау көрәше. Көрәш буенча Россиянең абсолют батыры, тренер һәм Яшел Үзән ра­йонында яшәүче Фирдүс Зәйнуллин милли көрәшнең матурлыгын күрсәтте.
 

Ставрополь төбәгендә 11,8 мең тирәсе татар яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев