Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Китмим, яратам мин үз эшемне»

Иртәнге якта шәһәребезнең аскы өлешенә машиналар ташкыны һәм җәяүлеләр агыла.

Ул тарафка хәрәкәт шуның кадәр күп, анда зур сәнәгать оешмалары урнашуын белмәгәннәр, берсен-берсе узарга тырышып ашыгучыларны күргәч, аптырап калыр иде, мөгаен. Шаккатыр­лык та бит, күп кенә якташларыбыз шул бер сукмактан кырыгар ел атлый.

Бүгенге язмамның герое да шундыйлардан. Ризидә Дәминова Серго исемендәге заводта килеп урнашкан көненнән – 1980 елның июль аеннан бирле эшли.


Чүпрәле районы Зур Чынлы авылында алты балалы гаиләдә иң беренчесе булып туып үскән кыз урта мәктәпне тәмамлагач ук, үзе әйтмешли, әбисенең кечкенә бер чемоданын һәм әнисе биргән утыз сум акчаны алып, әнисенең апасы яшәгән Яшел Үзән шәһәренә юл ала. Әле генә чыгарылыш имтиханнарын тапшырган Ризидәнең дә заводка урнашып, үзен тәэмин итәрлек акча эшлисе килә, чөнки әти-әнисе җилкәсендә әле аңардан башка да тагын биш бала бит.


Тырыш кыз теләгенә ирешә, искитмәле зур завод­ның 3нче цехына штамповщица итеп алалар үзен. Авыл кызы булганлыктан, тулай торакта «койка-мес­то» да бирәләр. Менә шуннан мөстәкыйль тормыш юлы башлана әле кичә генә парта арасыннан чык­кан әңгәмәдешемнең.


Бер бүлмәдә Волжск районы Үрнәк авылы кызы белән яшиләр. Бик күпләр кебек гомерлек ярын да шунда очрата ул. Дөресрәге, бүлмәдәш кызының энекәше Фәрит, хәрби хезмәтен төгәлләп кайткач, апасы янына килә һәм яшьләр шунда таныша. 1984 елда яңа гаилә барлыкка килә.

– Кладовщица булып сигез ел эшләгәч, кран машинистына укырга җибәрделәр. Шулай итеп, һөнәрле булдым. 3нче цехта гына эшләмәдем, әлбәттә. 1997 елдан алты ел 13нче цехта һәм менә 2003тән бүгенге көнгәчә 27нче цехта крановщица булып хезмәт куям. Без югарыда бит инде, цехта краннар өстә махсус рельслар буенча йөри, шуңа эш шартларыбыз «вредность повышенной опасности» категориясенә керә һәм шунда 15 ел стаж туплаганнан соң, пенсия түлиләр. Мин инде «вредность» буенча гына түгел, яшем буенча да лаеклы ялда. Әни дә әйтә инде, кит инде шул краныңнан, булгандыр, ди. Мин әйтәм, китмим, яратам мин үз эшемне, дим. Минем бүтән заводны, башка оешманы күргәнем юк. Менә быел июльдә 43 ел була «Серго» заводына урнашканыма. Шуның кадәр вакыт ни арада узып киткәндер. Беркайчан да эшемне алыштыру, кая да булса башка урынга китү турында уйламадым да, рәхәтләнеп, яратып эшләдем һәм эшлим. Хезмәт шартлары елдан-ел яхшыра барды, директорыбыз Радик Шәүкәтович бик тырыша, заводны матурлау, яңарту, заманчалаштыру буенча эшнең туктаганы да юк. Хезмәт хакы вакытында бирелә. Тагын ни кирәк инде, сәламәтлек кирәк тә, дөньялар тыныч булсын! – дип уртаклаша Ризидә Дәминова.

 

Әйе, 43 ел бер оешмада эшләү – бу сиңа уен-муен түгел, бик зур срок, әле хезмәтнең дә ниндие бит! Авырлыкларны да җиңгәннәр, өч сменалы эш булуга карамастан, барына да өлгергәннәр дә, балалар да үскән, шәхси тормышка да вакыт җиткән. Ирең белән иңне иңгә терәп, ярдәмләшеп яшәгәндә барлык мәшәкатьләр дә җиңел уза. Ә Дәминовларның гаилә башлыгы Фәрит ышанычлы ир һәм кайгыртучан әти. Өйләнешкән көннән алып, җитеш тормыш булдыру, гаиләсенә чын терәк булу өчен бар тырышлыгын куя.
Уртак тормышларын башлаганда ул фанера заводында эшли, икесе ике тулай торакта яши алмый бит инде, фатир арендалыйлар. Тора-бара Фәрит эшен алыштыра, ЗМЗга күчә һәм ел ярымнан үзләренә 18 квадрат метрлы бүлмә бирәләр. «Әй, шатландык инде шуңа, үз почмагыбыз бит! Анда беренче балабыз –кызыбыз Алсу туды», дип искә ала Ризидә ханым. Дүрт ел ЗМЗда эшләгәннән соң, гаилә башлыгына ике бүлмәле фатир бирәләр. Ул елларда авылдан килеп шулай тиз арада фатирлы булучылар бик бәхетлеләр рәтенә керә инде. Шатлык өстенә шатлык өстәп, икенче кызлары – Лилия дөньяга килә. Фәрит Горький исемендәге заводка урнаша, I категорияле обрубщик була, анда 12,5 ел эшләгәч, «вредность» буенча пенсия билгеләнә һәм ул төзелешкә китә. Инде лаеклы ялда булуына карамастан, 2018 елдан бирле «Серго» заводының төзелеш-ремонт цехында «плотник-бетонщик» булып эшли.


Бүгенге көндә Ризидә һәм Фәрит Дәминовлар гомерләренең бәхетле чорында – өч оныкларының яраткан дәү әнисе белән дәү әтисе, ике кызлары да гаиләләре белән
Яшел Үзәндә яши – әти-әниләре йортында еш булалар. Ни кызганыч..

Дәвамын газетабызның 24 март саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев