Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Киләчәгебез өметле

Яшел Үзәндә Шамов укулары узды

Яшел Үзән шәһәренең 5нче татар гимназиясендә төбәгара Афзал Шамов укулары ел саен көтеп алынган зур чара буларак уздырыла.
Быел исә бәйгегә 5 номинациядә 134 эш кабул ителгән.

Укуларның географиясе киң колачлы: Татарстанның 11 районы, Казан шәһәре, Киров, Курган өлкәсенең Кызылбай мәктәбе укучылары катнашты. Быелгы уку үз эченә «Иң матур шигырь», «Афзал Шамов мирасы», «Афзал Шамов турында истәлекләргә күзәтү», «Тау ягы, нинди мәһабәт син!» (Тау ягына караган география, биология, химия, физика өлкәләрендә фәнни-тикшеренү эшләре), «Татарстан Республикасы сәнгать әһелләре иҗаты», «Афзал Шамовның «Госпитальдә» хикәясеннән өзек рус, инглиз, немец, француз, төрек, гарәп телләренә тәрҗемәдә» секцияләрен алды.


Шамов укулары тантаналы төстә ачылды һәм анда абруйлы кунаклар – Татарстанның атказанган укытучысы Әлфия Мирхәйдәрова, фәннәр кандидаты, доцент Лера Камалова, шагыйрь, журналист, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Pифат Сәлах, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Гөлнур Зыятдинова катнашучыларны котлап, һәммәсенә уңышлар теләде.


Шагыйрьләр, язучылар, галимнәр укучыларның фәнни-эзләнү мөмкинлекләрен, якташ язучыбызның иҗатын өйрәнү дәрәҗәсен, фикерләү сәләтен, сорауларга төгәл җавап бирү, үз карашын җиткерә белүләрен югары бәяләде. Бу укуларның киләчәктә дә дәвамлы булырына шик юк, чөнки балалар да, укучылар да, һәммәсе дә бик талантлы, тырышлар. Чыгышларын тыңлап, сок­ланып, горурланып утырдык.



Киләчәгебез өметле, шөкер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев