Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КФУның тулай торагы янында 22 яшьлек кызны көчләгәннәр

Җинаять кылуда шикләнелүче тоткарланган.

КФУның Кызыл Позиция урамында урнашкан тулай торагы тирәсендә бер адәм 22 яшьлек кызны көчләгән. Бу хакта KazanFirst хокук саклау органнарындагы чыганагы мәгълүматларына таянып яза.

Җинаять кылуда шикләнелүче бүген тоткарланган. Татарстанга килгән 23 яшьлек мигрант булып чыккан бу. Ул үз гаебен таныган. Тоткарланганнан соң аны тикшерүчеләр янына сорау алуга китергәннәр.

Җинаять инде 17 майда ук кылынган. Зыян күргән кыз соңарып кына полициягә гариза язып тапшырган. Ул мигрант егет белән Кызыл Позиция урамындагы 12нче йортта урнашкан кибет янында танышулары, шуннан соң агачлыкка китүләре турында сөйләгән.

 

Чыганак:Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев