Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кесәбез дә, рухыбыз да бай без – татарларның, шөкер

Подписка чоры башлануны һәр матбугат хезмәткәре дулкынланып көтеп ала торгандыр. Чөнки соңгы вакытта басмалар тиражы кими бара. Моны без генә түгел, иң дәрәҗәле басмалар да таный. Шуңа күрә газета-журналлар тагын да сыйфатлырак, эчтәлеге ягыннан тагын да кызыклырак һәм файдалырак чыга. Моны, кем әйткәндәй, «коралланмаган» күз белән дә күрергә була -...

Подписка чоры башлануны һәр матбугат хезмәткәре дулкынланып көтеп ала торгандыр. Чөнки соңгы вакытта басмалар тиражы кими бара. Моны без генә түгел, иң дәрәҗәле басмалар да таный.
Шуңа күрә газета-журналлар тагын да сыйфатлырак, эчтәлеге ягыннан тагын да кызыклырак һәм файдалырак чыга. Моны, кем әйткәндәй, «коралланмаган» күз белән дә күрергә була - һәркем үз укучысы өчен көрәшә.
Халык бик кырылып китеп язылмаса да, ягъни һәр йортка, һәр гаиләгә газета килмәсә дә, нигездә авыл җирендә һәр фикерле кеше, һәр милләт җанлы гаилә район газетасын алдыра. «Яшел Үзән» газетасын укучыларга без һәрвакыт рәхмәтле булдык, бер генә подписка чорында авыр хәлгә куймыйча, газетага күпләп язылып килдегез.
Киләчәктә дә бергә булырга бөтен шартлар бар. Почта тотрыклы эшли, газетабызга сезне кызыксындырган сорауларга җавап бирердәй, рухи ихтыяҗыгызны канәгатьләндерердәй коллектив тупланган. Бәясенә килгәндә исә, татар бервакытта да китап сатып алырга, газетага язылырга акча кызганмады. Подписка бәясен ниндидер колбаса яки шешә бәясе белән чагыштырып бирү безгә хәтта оят та.
Шулай булгач, кочак-кочак позитив хәбәрләр җиткерүче, файдалы мәгълүматлар гына таратучы «Яшел Үзән» газетасыннан аерылырга сәбәпләр юк. Бергә булыйк!
Бүген газетага язылучылар арасында үзәк почта призлар уйната.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X