Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кемнәрне армиягә чакырмыйлар?

– Югары суд искә төшерә

Россия Югары суды пленумы постановлениесендә әйтелгәнчә, тикшерү астында булган, яки аңа карата хөкем карары чыгарылган кешеләрне армиягә чакырмыйлар. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Постановлениедә армиягә чакырылмый торган кешеләр турында искәртелә. Болар: 

  • мәҗбүри эшләр, төзәтү эшләре, ирекне чикләү, арест яки ирекне чикләү рәвешендә җәза үтәүче кешеләр;
  • җинаять кылган өчен бетерелмәгән яки ябылмаган хөкеме (судимость) булган кешеләр; 
  • аңа карата дознание яки алдан тикшерү бара, яки аңа карата җинаять эше судка тапшырылган кешеләр.

Пленум искәрткәнчә, судлар хәрби хисапта торучы, хисапта торырга тиеш, ләкин тормаучы кешеләргә карата хөкем карарлары яки башка карарлар турында хәрби комиссариатларга белешмә бирергә тиеш, диелә хәбәрдә.

 

Чыганак:Интертат: иң популяр татар сайты 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X