Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күчемсез милеккә салым яңача исәпләнәчәк

Владимир Путин узган дүшәмбедә күчемсез милеккә салым түләү турындагы яңа канунны имзалады. 2015 елдан башлап аерым төбәкләрдә әлеге салым инвентаризацияләүдән түгел, ә кадастр бәясеннән чыгып исәп­ләнәчәк. Бу чара түләүләрне шактый гына арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Яңа канун буенча торакларга салым 0,1 процент тәшкил итәчәк. Болар рәтенә мәйданы 50 квадрат метрдан артмаган...

Владимир Путин узган дүшәмбедә күчемсез милеккә салым түләү турындагы яңа канунны имзалады.
2015 елдан башлап аерым төбәкләрдә әлеге салым инвентаризацияләүдән түгел, ә кадастр бәясеннән чыгып исәп­ләнәчәк. Бу чара түләүләрне шактый гына арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Яңа канун буенча торакларга салым 0,1 процент тәшкил итәчәк. Болар рәтенә мәйданы 50 квадрат метрдан артмаган гараж, машина кую урыны, хуҗалык корылмалары һәм торак кергән торак комплекслары да керә. Муниципаль хакимиятләр салымны өч тапкыр арттыра алачак. Коммерция милке хуҗаларына тагын да авырырак булмагае, чөнки администрация һәм сәүдә үзәкләре, сәүдә һәм җәмәгатьчелек туклану объектлары, офислар, көнкүреш хезмәте күрсәтү урыннары һәм шулай ук кадастр бәяләре 300 миллион сумнан артыграк булган объектларга салым 2 процент тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев