Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанның 175нче гимназиясендәге фаҗига көнендә берничә мәктәпкә куркыныч хәбәрләр килгән

Балалар һәм укытучыларны мәктәпләрдән чыгаралар.

Бүген иртән – 175нче гимназиядәге фаҗига көнендә Казанның берничә мәктәбенә янаулар белән хәбәрләр килгән. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте үзенең телеграм-каналында хәбәр итә. Куркыныч хәбәрләрнең тәгаен кайсы мәктәпләргә килүе мәгълүм түгел. Әмма балалар һәм укытучыларны эвакуацияли башлаганнар инде.

 

– Мәктәпләр җитәкчеләре хокук саклау органнарын кисәтә, мәктәпләрдә укучыларның иминлеген тикшерәләр, – диелгән постта.

Шәһәр хакимияте шулай ук уяулыкны саклап калулары һәм инструкция буенча эшләүләре өчен педагогларга рәхмәт белдергән.
Исегезгә төшерәбез: төп-төгәл ике ел элек Илназ Галәвиев 175нче гимназиягә һөҗүм итте. Анда ул 9 кешене – җиде бала һәм ике укытучыны атып үтерде. Тагын 23 кеше зыян күрде. Вәхши быел 13 апрельдә гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителде. Галәвиев үз гаебен таныды.

Сүз уңаеннан, җинаятьченең адвокаты аңа гомерлек төрмә җәзасын юкка чыгаруны соравы турында хәбәрләр пәйда булган. Ул Татарстан Югары судына хөкем карарына карата шикаять тапшырган.

 

Чыганак һәм фото Ватаным Татарстан Вк төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X