Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда суга дип чыгып киткән мәктәп укучысын эзлиләр

13 яшьлек кыз Дәрвишләр бистәсендә югала.

“Татар информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, кыз музыка мәктәбеннән соң су алырга китә һәм кире кайтмый.

Бер версия буенча, яшүсмернең мәктәптә бер укучы белән конфликт булган. Аннан балалар ниндидер «Ата-аналардан кач» уенын уйныйлар икән. Кызның кесә телефоны сүнгән. Әмма, бер төн эчендә телефонын берничә тапкыр кабызып алганнар.

Кызны төне буе эзлиләр, ләкин таба алмыйлар. Бу эшкә полиция хезмәткәрләре дә, якыннары да, «Лиза Алерт " эзләү отряды һәм волонтерлар да керешкән.

Кызның әтисе әйтүенчә, баласын әле дә тапмаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X