Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда пилотсыз авиация үзәк төзелә

Татарстанда пилотсыз очкычлар җитештерелә торган предприятиеләр бар, дип, шул хакта аңлатма бирде РФ гадәттән тыш хәлләр министры.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Татарстан предприятиеләре белән ведомствоның төзелә торган пилотсыз авиация үзәкләре өчен пилотсыз очкычлар җитештерергә планлаштыра. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу йомгаклары буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков белдерде, дип хәбәр итте «Интерфакс».

Владимир Пучков сүзләренчә, хәзерге вакытта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Россия төбәкләрендә пилотсыз авиация үзәкләре төзи, Казанда шуларның берсе ачылачак.

«Татарстанда пилотсыз очкычлар җитештерелә торган предприятиеләр бар, һәм без алар белән үзләренең тәкъдимнәрен әзерләү турында сөйләштек», - диде министр.
Ул аңлатканча, куркыныч хәлләрне һәм гадәттән тыш хәлләрне мониторинглау өчен ведомствога кече һәм урта пилотсыз авиация кирәк, шулай ук ул радиацион һәм химик хәлне тикшереп тору өчен дә зарур.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында хәбәр иткәнчә, хәзер Татарстанда IT-технологияләр буенча федераль үзәк төзелә. «Без Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы өчен өр-яңа программалар эшләргә телибез. Без Көнбатыш программаларыннан читләшергә тиеш», - диде ул.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы аның белән килеште, ведомствода илебез эшләнмәләре, техникасы һәм җайланмалары гамәлгә кертелә. «Илебезнең иң әйбәт программалары белән коткару хезмәтләрен тәэмин итәргә кирәк», - дип ассызыклады Владимир Пучков. Ул ведомствоның Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсе һәм янгыннан коткару бүлекчәләре эше нәтиҗәләреннән канәгать булуын белдерде. «Аларның барлык хезмәт күрсәткечләре Россиядә генә түгел, дөньяның алга киткән илләре белән чагыштырганда да, иң яхшылардан санала», - диде министр, дип хәбәр итә tatar-inform.

Фотосурәт ptr-vlad.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев