Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре урманда егылып аягын сындырган чаңгычыны коткарган

Һәлакәт булган вакытта аның белән биш кеше, шул исәптән балалар булган, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Бу вакыйга турында хәбәр коткаручыларга көндез килеп ирешә. Аныкланганча, бу хәл шәһәрнең Киров районындагы Лебяжье күле урман паркында Казан-Яшел Үзән трассасыннан 500 метр ераклыкта булган.


Һәлакәт урынына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан Эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре килә. Кар машинасында тагылмалы чанада зыян күргән хатынны дуслары белән бергә трассага алып чыгалар, анда медикларга тапшыралар.

Исегезгә төшерәбез, 3 гыйнварда Чаллы янындагы трассада гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре туңган ике йөртүчене коткара.
2.33 сәгатьтә 5нче ЗПСО коткаручылары Мамадыш районындагы М-7 трассасында Volkswagen автомобиле ватылган дигән сигнал ала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре машина йөртүчене һәм пассажирны кайнар чәй белән сыйлый, ә соңыннан якындагы кунакханәгә алып бара.
11.40 сәгатьтә аларга тагын бер хәбәр килеп ирешә, шул ук трассада кюветка LADA төшеп киткән була. Һәм анда кешеләр машинадан мөстәкыйль чыга алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев