Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда фуд-кортта үлгән кыз ПДНда исәптә торган

Чыганак «Тандем» сәүдә үзәгендәге фуд-кортта укучы кызның газ пары яки дезодорант сулап үлә алуы турындагы версияне раслады.

Элек, дуслары әйтүенчә, кыз белән мондый хәл булган. Әмма табиблар үлемнең сәбәбе йөрәк белән бәйле проблемалар да булу мөмкинлеген дә карый.

2008 елда туган кыз сәүдә үзәгенә дуслары белән килә. Көтмәгәндә аңа начар була. Шаһитлар мәктәп укучысын алып калырга тырыша, ләкин беренче ярдәм булышмый. Тикшерүдән соң белгечләр мәеттә көч куллану эзе юк дигән нәтиҗәгә килгән. Мәетне яру 22 гыйнварда үткәрелә, әмма үлемнең төгәл сәбәбен ачыклый алмыйлар.

Редакция әңгәмәдәше сүзләренчә, кыз тулы булмаган гаиләдә үскән, әнисе 2016 елда үлгән. Бала балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәдә исәптә тора. Кызны әтисе үстергән.

Факт буенча билгесез затка карата җинаять эше кузгатылган.
//Казанский репортер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев