Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда әти кеше ике айлык кызын юындырган вакытта төшереп җибәрә, нәтиҗәдә бала үлә.

Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итә.

Басма мәгълүматы буенча, әни кеше өйдә булмый. Әти кызын юындырып алырга була, ләкин очраклы рәвештә төшереп җибәрә, нәтиҗәдә ул ванна кырыена башын бәрә.

Ир бу хәл турында хатынына сөйләми һәм баласын йокларга яткыра. Берникадәр вакыттан соң кызның хәле начарлана, ир-ат аны коткарырга тырыша, ләкин ул үлә.

Бу кешегә карата җинаять эше кузгатыла. Хәзерге вакытта булган хәлләрнең барысы да ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев