Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казан табибы Әлмәттә яшәүче 11 айлык баланың үпкәсеннән чикләвек кисәкләре алган

Әлмәттә бер яше дә тулмаган бала чикләвек белән тончыккан.

Аны коткару өчен Балалар республика клиник хастаханәсе табибы килгән. Бу хакта «Татар-информ»га клиника матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Әлмәт табиблары Балалар республика клиник хастаханәсенә шалтыраткан һәм 11 айлык баланың үпкәсендә чит әйбер булуы турында сөйләгәннәр.

Төнлә Казан хирургы Ибраһим Муртазалиев Әлмәт шәһәренә кузгалган. Ул баланың бронхларыннан бронхоскоп белән чит әйберне алган. Баланың чикләвек белән тончыкканы ачыкланган. Кайбер мәгълүматлар буенча бала аны абыйсыннан алган.

Балалар республика клиник хастаханәсендә сөйләүләренчә, табиб шактый зур чикләвек кисәкләре алган.


«Табиблар ата-аналарны балаларга карата игътибарлы булырга өнди. Балаларга үз иминлекләре турында аңлатырга кирәк», - диделәр клиника матбугат хезмәтендә.
 

Чыганак:Татар-информ - Татарстан һәм татарлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев