Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Яшел Үзән районында «Боз һәм ут» Раштуа фестивалендә булды

Бүген Раштуа бәйрәмендә Раифа Богородицкий монастыре кунакларны боз һәм Кар сәнгате белән каршы алды - 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр биредә «Боз һәм ут» фестивале уза.

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, РФ финанслар министры урынбасары Алексей Лавров РФ Федераль Җыенының мәдәният буенча Дәүләт Думасы Комитеты рәисе Елена Ямпольская, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башкалар изге йортларның матурлыкларына сокланды.

Көн нык салкын булуга карамастан, монастырь территориясендә, традиция буенча, меңләгән туристлар килгән иде.

Боз шәһәрчеген йөреп чыкканнан соң, фестивальнең иң яхшы сынчыларына истәлекле бүләкләр тапшырылды.


Бу хакта ЗМР матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев