Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карамалы Тауда янгында 57 яшьлек ир һәлак булган

Тагын янгын һәм тагын янгын корбаны. Бүген Карамалы Тау бистәсендә янгын чыгып, анда 57 яшьлек ирнең гомере өзелә. Янгынны соңарып күрәләр. 154нче янгын часте янгынчылары килеп җиткәндә йортның эченә керерлек булмый инде. Ир мәете утны сүндергәч кенә табыла.

Туганнары сүзләренә караганда, бу ир әле Карамалы Тауда, әле Яшел Үзәндә яшәгән. Бу көнне ул өйдә берүзе генә булган. Күрүче кешеләр сүзләренә караганда, ут электр розеткасыннан чыккан. Аннан соң ут тиз таралган.

Янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, соңгы вакытта төзек булмаган электр үткәргечләреннән янгыннар еш чыга башлаган.

Шуңа күрә торак йортларда иске электр үткәргечләрен алмаштырырга һәм аларның торышына игътибарлы булырга кирәк.

Резидә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев