Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кайсы хезмәтләрдән баш тартып була?

Икътисадчылар искәрткәнчә, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүнең мәҗбүриләре һәм мәҗбүри булмаганнары бар.

Фатирда яшәүчеләргә су, ташландык суларны агызу, чүп-чар чыгару, җылыту, электр һәм газ белән тәэмин иткән өчен түләүләр мәҗбүри.


Шул ук вакытта идарәче компания күрсәтә торган өстәмә хезмәтләр бар – мәсәлән, телевидение һәм радио, торак бинаны иминиятләштерү, диспетчер, консьерж, подъездда видеокүзәтү. Болар өчен түләү мәҗбүри булып саналмый.

Болар барысы да квитанциягә кертелергә мөмкин, ләкин алар йортта яшәүчеләр һәм идарәче компания вәкилләре катнашындагы җыелышта расланган булырга тиеш.

Белгечләр сүзләренчә, идарәче компания торакта яшәүчеләргә актуаль булмаган тәкъдимнәр өчен түләттерә башласа, алардан баш тарту турында гариза язарга һәм хезмәт күрсәтүчегә җибәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев