Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кайбер төбәкләрдә кабат повесткалар килә башлаган: сәбәбе нидә?

Чувашиядә военкоматка чакырып повестка килгән, дип хәбәр итә «Чувашинформ».

Шундый ук хәл Башкортстанда да булган – инде хезмәт иткән кешеләргә повестка килгән.

«Про Город» газетасы хәрби хезмәттә булганнарга килгән повестка фотосын урнаштырган. Чувашия военкоматында, мобилизация турында сүз бармый, дип аңлатканнар.

«Запастагы гражданнарны хәрби хезмәткә исәпкә алу турындагы документларына мәгълүматларны төгәлләү максатында пландагы чаралар уза», – дип хәбәр итә «Чувашинформ».

«Пруфы» сайты хәбәр итүенчә, Башкортстанда, телефоннан шалтыратып, военкоматка чакырганнар. «Объясняем.рф» порталы: «Бу – мобилизациянең икенче дулкыны булган очракта мәгълүматларны ачыклау», – дип аңлаткан.

«Сентябрьдә билгеле бер күләмдәге кешеләрне чакырдылар, мәгълүматларга ачыклык керттеләр. Хәзер военкоматлар чакыра икән, бу, мөгаен, мәгълүматларны ачыклау өчендер, кешеләргә кайгырмаска да була», –дигәннәр.

«Объясняем.рф» порталы хәбәр итүенчә, телефоннан шалтыраткан очракта, военкоматка килмәгән өчен җаваплылык юк. Повестка кулга тапшырылырга тиеш.

Шулай ук Брянск өлкәсендә дә военкоматларга чакыру турында хәбәр чыкты. Анда хәрби хезмәткә өлешчә яраклы һәм хезмәт итмәгәннәрне дә чакырганнар, дип язалар. Моны җирле военкоматта, шулай ук, мәгълүматларны ачыклау – хәрби хезмәткә яраксызларны билгеле бер эшләрдә куллану кирәк булган очракта, алдан исәпкә алып кую белән аңлатканнар. 

Чыганак: Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев