Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадерле хатын-кызлар

«Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлауларны кабул итегез!

Бу якты яз бәйрәме кешелекнең иң гүзәл яртысына мәхәббәт һәм рәхмәт хисләре белән җылытылган. Табигать сезгә үзенчәлекле сыйфатлар биргән: сез үзегездә наз һәм зирәклек, рух ныклыгы һәм сабырлык, көндәлек мәшәкатьләр һәм мөлаемлыкны берләштерә аласыз. Сез, барлыкка килгәннән бирле үзегезнең нәфис җилкәләрегездә тормышны саклыйсыз, булдыру энергиясенең чын гәүдәләнеше булып торасыз. Күптәннән үзегезнең төрле һөнәрләрдә кирәклелегегезне һәм уңышлылыгыгызны исбатлап, бүгенге тормышның киеренке ритмында карьера ясарга һәм балаларны тәрбияләргә, җәмәгать эше белән шөгыльләнергә һәм өй эшләрен алып барырга өлгерәсез. Сез ир-атларны казанышларга рухландырасыз, авыр минутларда булышасыз, ышаныч уятасыз, бу дөньяны якты, җылы һәм шатлыклы итәсез. Сезнең булуыгыз безне алга барырга һәм яхшы якка үзгәрергә этәрә. Сезнең хакка, бәхет һәм мәхәббәт хакына бөек гамәлләр һәм көндәлек эшләр башкарыла.

Сөеклеләребез, әниләребез, әбиләребез, кызларыбыз, апаларыбыз һәм хезмәттәшләребез – безнең искиткеч хатын-кызларыбыз янәшәбездә вакытта авырлыкларны җиңел генә җиңеп була! Кадерлеләребез һәм сөеклеләребез, чиксез яхшылыгыгыз, күңел юмартлыгыгыз, сизгер йөрәгегез өчен рәхмәт сезгә!

Сөйкемле ханымнар! Сезгә чын күңелдән бәхет, сәламәтлек, яшьлек һәм гүзәллек телибез! Өйләрегездә тынычлык, иминлек һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен, ә сезнең яныгыз­да һәрвакыт кайгыртучан, яратучы һәм яраткан кешеләрегез булсын! Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, ә күңелегездә һәрвакыт яз хөкем сөрсен!


Ренат Мистахов,
«Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе»
АҖ генераль иректоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X