Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадерле, сөйкемле хатын-кызлар!

Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!

💐Бу яз бәйрәме көнендә без әниләргә, хатын-кызларга, сеңелләргә, кызларга һәм хезмәттәшләргә ихлас рәхмәт сүзләре җиткерәбез.
Бүген сез ир-атлар белән беррәттән теләсә кайсы өлкәдә – сәясәттә, җәмәгать тормышында, фәндә, бизнес­та гаҗәеп уңышларга ирешәсез. Үз җилкәгездә гаилә, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз турында кайгырту кебек авыр йөкне тартасыз, балалар тәрбияләп, өй учагының җылысын саклап, яклап яшисез. Безне игелекле гамәлләргә рухландырасыз, хәтта иң кырыс ир-атлар йөрәген дә наз, куаныч һәм өмет белән тулыланырга мәҗбүр итәсез.

 💐Гүзәл затларыбыз, чиксез сабырлыгыгыз өчен соклану һәм рәхмәт сүзләрен җиткерергә рөхсәт итегез.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, иминлек, күңел җылысы һәм шатлык телим! Бәхетле булыгыз!


Игорь Бабушкин,
«ЭРА» Яшел Үзән предприятиесе»
акционерлык җәмгыятенең
генераль директоры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев