Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ихлас гамәлләр нәтиҗәсен бу дөньяда күрәчәксең»

Бар нәрсәдә чама булырга тиеш, хәтта көнләшкәндә дә

Иман

Ислам диненең үз кануннары бар. Мөселманнар шуларга таянып яшәргә тырыша. Аллаһка шөкер, хәзер һәр авылда һәм шәһәрдә иман
йортлары һәм әйдәп баручы имамнары булып, дин кушканча тормыш итәргә мөмкинлекләр бар. Әнә Рамазан айлары ничек уза! Халык бик күп нәрсәләрдән тыела, изгелек кылырга, ураза тотарга, мәчеткә намазга йөрер­гә, ифтарлар уздырырга тырыша. Хәзер инде Ислам безнең тормышка керде, яшьләрне тәрбияләргә җирлек туды дип әйтә алабыз. Әхлакый тәрбия мәсьәләсендә мәчетләребезнең уңай тәҗрибәсен дә билгеләп узмый мөмкин түгел.

Рамазан ае быел, әлбәттә ки, узып китте, шулай да ураза тотуга кагылышлы берничә сорауга ачык­лык кертик. Чөнки газета укучылардан килгән сораулар бар. Вакыт тиз уза, икенчесе килеп җиткәнен сизми дә калуыбыз бар. Белеп торсак, әйбәт булыр. Шул уңайдан без сорауларны Яшел Үзән шәһәре «Җәмигъ» мәчете имамы Илдар хәзрәт Гатауллинга юлладык.

– Илдар хәзрәт, Рамазан ае башланганчы ук ураза тота башласаң ярыймы? Мәсәлән, командировкага китәсем бар, Рамазан аенда көннәрем югалмасын дигән максат белән.

– Көн югалмасын дип, Рамазан ае башлангачы ук ураза тотарга ярамый. Ураза нәкъ менә Рамазан аенда фарыз гамәл. Казага калган көннәрне исә башка вакытта тотып бетерергә ярый.

– Казага калган Рамазан ае уразасын тотып бетерми торып, Шәүвәл аеның 6 көн уразасын тотсаң ярыймы? Әллә иң әүвәл Рамазан аенда казага калган көннәрне тотарга, аннары гына Шәүвәл аеныкын ниятләргәме?

 

– Рамазаннан соң Шәүвәл ае керә. «Ул айда 6 көн ураза тоткан кеше ел буе ураза тоткан кебек санала», – ди Пәйгамбәребез (с.г.в.). Мөселман кешесенең бер кылган изгелеге унга тапкыр­лана. Шулай итеп, бер ел ураза тоткан кебек була. Димәк, башта Шәүвәл аеныкын, аннан соң гына казага калганны аерым тотарга кирәк.

– Хәзер зәкәт, фитра сәдакасы турында: аларны акчалата бирергә ярыймы?

– Рамазанда бирелә торган сәдакаларга килгәндә, зәкәт ул – фарыз сәдака һәм Исламның дүртенче баганасы, «малны пакьләү». Әгәр дә кешенең тормышы җайга салынган икән, ул зәкәт бирергә тиеш. Ягъни үз хаҗәтеннән тыш, артык малы булган очракта, аңа зәкәт түләү фарыз. Ул Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен, ятимнәргә, фәкыйрьләргә бирелсә әйбәт.
Фитра сәдакасы исә – ул зәкәтнең бер төре. Аллаһ Тәгалә тарафыннан үтәлергә кушылган әлеге гыйбадәтнең хикмәте шунда ки, бу сәдаканы түләү белән без ураза вакытында җибәрелгән хата-кимчелекләребездән һәм ялгышларыбыздан азат булабыз, ин шә Аллаһ. Әйткәнемчә, бу сәдакаларның икесен дә акчалата бирергә ярый.
 

– Гошер сәдакасы нәрсә ул һәм аның күләме бармы?

- Гошер ул – зәкәтнең бер төре. Елга бер мәртәбә җыелган уңышның уннан бер өлешен фәкыйрьләргә бирү – фарыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өле-шеннән – уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», – дигән. Ягъни йөз чиләк бәрәңге алсагыз, аның ун чиләген гошер сәдакасы итеп бирер­гә кирәк. Мохтаҗларга, ятимнәргә, сәламәтлеге булмаганнарга өлеш чыгару бик саваплы. Бу сәдака малга бәрәкәт бирә. Аны биреп, мин үзем ризыксыз калам дип уйлау дөрес түгел. Киресенчә, әгәр дә син гошерне генә түгел, гомумән башка сәдакаларны да ихлас күңелдән бирәсең икән, Аллаһ Тәгалә сиңа аны күбәйтеп кайтара. Аллаһның чиксез рәхмәте ихлас күңелдән изге гамәлләр кылучыларга якын. Ягъни, саваплы эшләрне, мине юмарт дип әйтсеннәр әле дип эшләргә кирәкми, ул ихластан, Аллаһ ризалыгы өчен булсын. Шул вакытта гына нәтиҗәсен бу дөньяда ук күрәчәксең.

– Ирем мине бик нык көнләшә. Исламда моның турында ниләр әйтелә?

– Кешенең асылында, ягъни барлыгында һәрвакыт көнләшү булса да, моны ул эчендә генә саклап тотса, башкаларга аның зарары тимәс. Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән: «Бөтен кеше дә көнче. Ләкин, кулы вә теле белән аны күрсәтмәсә, бу кешегә зарар итмәс». Шуңа күрә мондый тойгылар бездә булырга мөмкин, әмма артыгын кыланырга ярамый, чама булырга тиеш, шул исәптән көнләшкәндә дә!

– Тәһарәт алырга су таба алмасаң нишләргә? Мәсәлән, юлда барганда намаз вакыты җитсә.

 

Әңгәмәнең дәвамын, газетабызның 19 май саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев