Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юлдус авылында янгыннан зыян күрүчеләргә мөселман бизнесменнары 350 мең сумнан артык ярдәм биргән

РФ Мөселман эшкуарлары Ассоциациясенең Хәйрия фонды Курган өлкәсенең Юлдус (Эчкен) авылын төзекләндерүгә матди ярдәм күрсәтте.

РФ АПМ президенты Айдар Шаһимәрданов, Казанда Бөтендөнья татар конгрессының оператив штабында булып, 350 мең сумнан артык хәйрия акчаларын тапшыру турында килешүгә кул куйды.
 

"Кардәшләребездә бәла - казалар булганда без бик борчылабыз, бу безнең халыкның уртак фаҗигасе, - дип билгеләп үтте Айдар Шаһимарданов. - Һәрвакыт проблемаларны хәл итүгә актив кушылдык, ярдәм иттек һәм алга таба да тырышачакбыз».


 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров үз чиратында ассызыклаганча, ассоциация беренчеләрдән булып ярдәм иткән: "Шәхсән үземнән, Татар конгрессыннан һәм Курган өлкәсендә яшәүче барлык татарлар исеменнән РФ АПМга күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерәсем килә, сезнең игелекле эшләрегез меңе белән әйләнеп кайтсын».
 

Исегезгә төшерәбез, 8 майда Курган өлкәсендәге татар авылы тулысынча диярлек янып беткән. Мәчет, берничә йорт, мәктәп һәм мәдәният йорты гына калган. Бүген зыян күрүчеләргә кыска вакыт эчендә авылны торгызу эшләрен башларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев