Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юл хәрәкәте иминлегенә багышланган «Яшел сигналга сәяхәт» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Казан дәүләт мәдәният институтында татар телендә иҗат итүче яшь шагыйрьләр һәм язучылар арасында «Яшел сигналга сәяхәт» дип аталган республика бәйгесенә нәтиҗә ясадылар.

 Бәйгегә гаризалар 1 мартта кабул ителә башлаган. Быел Татарстанның 27 районыннан 152 эш килгән. Бәйгедә 16 дан 35 яшькә кадәрге иҗатчылар катнашкан.

 

Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева сүзләренчә, бәйгенең финалы Габдулла Тукайның туган көненә дә багышланган. «Яшь язучылар бәйгесе юл хәрәкәте иминлегенә багышланган. Балаларны юлга игътибар итәргә өндибез. Бәйгегә килгән әсәрләрне җыентык итеп чыгарырга уйлыйбыз», – диде ул. 

Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә өлеш керткәннәре өчен катнашучыларга рәхмәт әйтте.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган проза әсәрләрен «Яшь җәяүленең дуслары» номинациясендә бәяләделәр. Казанның 272нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Ландыш Гасыймова җиңде. Икенче урынга КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Таңсылу Гыйләҗева, өченче урынга «Тормыш иминлеге фәнни үзәге» оешмасының өлкән фәнни хезмәткәре Галина Антонова лаек булды.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган шигъри әсәрләр «Могҗизалы юллар» номинациясендә катнашты. Түбән Каманың «Бэби Клуб» балалар үзәге белгече Айназ Галиев җиңү яулады. Икенче урынны Чаллы дәүләт педагогика институты студенты Айгөл Сабирова, өченче урынны Саба районының 5нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйлә Фәйзетдинова алды.

«Бу бәйгедә беренче тапкыр катнашам. Шигыремне җибәргән идем. Бу бик үзенчәлекле бәйге. Без үзебез дә балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтәбез. Мондый бәйгеләр булып торсын иде», – дигән теләген әйтте Ләйлә Фәйзетдинова.

Бу номинацияләрдә «Өмет» дигән диплом белән 7 яшьлек Әлфинә Бикмуллина һәм 8 яшьлек Ибраһим Сафиуллин бүләкләнде.

«Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон әлеге бәйгене юл хәрәкәте иминлеген аңлатуның бер үтемле чарасы, дип саный.  «Әкият, шигырь, пьеса рәвешендә язылган әсәрләр да бар иде. Балалар аңлап яза. Мондый әсәрләр язган бала хәвефкә юлыкмас, дип уйлыйм», – диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев