Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юл чыгымнарын каплаячаклар

Инвалид балаларның аерым категорияләре дәвалану урынына барганда аларга авиаэлемтәдән файдалану мөмкинлеге бирелә

«Социаль хезмәтләр җыелмасы рәвешендә гражданнарга дәүләт социаль ярдәме күрсәтү чыгымнарын финанс белән тәэмин итү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 14 ноябрендәге 2045нче номерлы РФ Хөкүмәте карары нигезендә инвалид балаларның аерым категорияләре дәвалану урынына барганда авиаэлемтәдән файдалана алачак.

 
Федераль социаль иминият фонды акчалары исәбеннән онкология, гематология һәм иммунологик авырулы, шешкә каршы һәм иммуномодуляторлы терапия алучы инвалид балаларны, хроник бөер җитешсезлеге булганнарны (гемодиализда торучы) һәм аларны озатып йөрүче затларны 12 сәгать яки 1000 чакрым арада тимер юл транспортында дәвалау урынына барган өчен авиаэлемтә чыгымнары каплана. 

 

Бу карар 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев