Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Җитте, мин аерылышам!

Гөлназ Асаева: «Җитте, мин аерылышам!» дигән идем»

Кичә «Шәһри Чаллы» редакциясендә Татарстан һәм Башкортстанда танылып өлгергән җырчылар Гөлназ Асаева һәм Вилдан Шәмсетдинов булган. “Сезнең турыда соңгы гайбәт нинди булды? Аны ничек кабул иттегез?” дигән сорауга Гөлназ Асаева җавап бирде.

 

— Мин кызу канлы, әни булуыма карамастан, яшьлек максимализмы да үтмәгән. Шулай кызып китеп, дус кызыма “җитте, мин аерылышам” дип әйттеп салган идем. Ул журналист буларак моннан файдаланмый кала алмады. Ул чакта без Вилдан белән концертларга әзерләнеп йөри идек. Фикерләр аерылган чак, — дип сөйләгән җырчы.

 

Җырчыгаилә уртак фикергә килгән. Алар тиздән төрле шәһәрләрдә беренче уртак концертларын куячаклар.

Вильдан Шәмсетдинов: «Ни булганын үзебез дә аңламый калдык…»

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев