Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Исерек автомобильче барыбыз өчен дә куркыныч

Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларга исерек килеш чыккан автомобильчеләрне ачыклауны дәвам итә, даими рәвештә рейдлар уздырып тора. Исерек автомобильче болай да куркыныч юлларда фаҗигаләр чыгарырга, күпме кешенең гомерен куркыныч астына куярга мөмкин. -17 октябрьдә Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлында ДПС хезмәткәрләре «Лада-Приора» автомобилен туктатмакчы була, әмма йөртүчесе алар кушканны үтәми,...

Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларга исерек килеш чыккан автомобильчеләрне ачыклауны дәвам итә, даими рәвештә рейдлар уздырып тора. Исерек автомобильче болай да куркыныч юлларда фаҗигаләр чыгарырга, күпме кешенең гомерен куркыныч астына куярга мөмкин.
-17 октябрьдә Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлында ДПС хезмәткәрләре «Лада-Приора» автомобилен туктатмакчы була, әмма йөртүчесе алар кушканны үтәми, - дип сөйли ЮХИДИ инспекторы Юлия Леонтьева. - Нәтиҗәдә ЮХИДИ хезмәткәрләренә аның артыннан үзләренә куып барырга туры килә. Машина йөртүче 32 яшьлек Яшел Үзәндә яшәүче ирнең карап торуга ук исереклеге сизелеп тора. Алкотектор белән тикшерү дә шундый ук нәтиҗәне күрсәтә. Автомобилен туктатмавын, хатыны белән аерылышу сәбәпле, спиртлы эчемлек куллануы белән аңлата. Бу машина йөртүчегә карата административ эш кузгатыла. Аның суд карары белән исерек килеш руль артына утырган өчен 1 ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүе һәм 30 мең сум күләмендә штраф салынуы бар. Ә полиция хезмәткәре таләбен үтәмәгән өчен, закон буенча, 500дән алып 800 сумга кадәр штраф каралган. Өстәвенә, ул каешын да эләктермәгән булган. Аның өчен 1 мең сум штраф салына.
ДПС экипажы 21 октябрьдә Беренче Май урамының 9нчы йорты ишегалдында ДТП чыгуы турында хәбәр ала. Вакыйга чыккан урынга барып җиткәч, алар «Ока» автомобилен йөртүче 58 яшьлек ирнең исерек килеш (1 шешә сыра эчтем дигән) Шевченко урамындагы гаражына машинасын куярга барырга чык­канлыгын ачыклыйлар. Тайгак юлда аның машинасы шуып китеп парковкада торган «Тойота»га барып бәрелгән, аннан соң «Шевроле»га. Зыян күргән автомобиль хуҗалары аның исерек булуын раслаганнар. Алкотектор да шуны күрсәткән. Хәзер бу кешенең дә машина йөртү хокукыннан 1 ел ярымга мәхрүм ителүе һәм шулай ук аңа 30 мең сум штраф салынуы бар.
24 октябрьдә билгесез бер кеше Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең кизү тору бүлекчәсенә шалтыратып, Гәр ягыннан шәһәргә таба «ВАЗ-2114» автомобиле килүен һәм шоферының исерек булуын хәбәр итә. ДПС экипажы Гоголь урамының 35нче йорты каршында бу машинаны туктата. 64 яшьлек ирнең дә исерек хәлдә булуы ачыклана. Аңа карата административ материал кузгатылып, машинасы штраф тукталышына куела.
Әлфия Зыякаева әзерләде.

ЮХИДИ хезмәткәрләре кисәтеп шуны әйтә, исерек килеш автомобиль йөртүчеләр турында тәүлек буе эшләүче 020, 44704 телефоннарына шалтыратып әйтергә була. Андыйларны оператив тоткарлау өчен түбәндәге мәгълүматларны әйтергә кирәк: автомобильнең моделе, кузовының төсе, дәүләт теркәү билгесе, урыны һәм бару юнәлеше. Шуны хәтердән чыгарырга ярамый: исерек машина йөртүче үзенекен генә түгел, ә башкаларның гомерен дә куркыныч астына куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев