Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Исемле посылкалар отышлырак

Район җитәкчелеге ялга кайткан мобилизацияләнүчеләр белән очрашуларны традициягә кертә

Файдалы очрашу
Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз чиратлап ялга кайтуларын дәвам итә. Бу алар өчен дә, туганнары өчен дә зур шатлык.

Алар белән Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Николай Бызин, район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Александр Старостин, хәрби комиссар Илшат Паймурзин һәм хакимият вәкилләре дә очрашып сөйләште.


Әлеге чараның чәй табыны артында узуы хәрбиләр белән җылы һәм дустанә атмосферада аралашырга мөмкинлек бирде. Аларның күбесенең инде китәргә вакытлары да җиткән. Саубуллашу җиңел булмаса да, алар хезмәт иткән урыннарына китәргә әзер. Сугышчан рухта булулары, бернәрсәдән дә курыкмау­лары, ил өчен батырлык кылырга әзер торулары сизелеп тора. Өстәвенә, район аларның һәрберсенә сугыш кирәк-яраклары да җыйнаган.


Яшел Үзән шәһәре һәм районында хәрби операция башланганнан бирле халык бертуктамый гуманитар ярдәм җыеп, туплап, аларны илтеп тапшыра. Мондый ярдәмне җыюда һәр авыл җирлеге, шәһәр халкы, предприятиеләр актив катнаша. «Сугышчан туганлык» («Боевое братство») җәмгыяте бу эшне аерым үзе оештырып, сугышчыларга үзе үк илтеп тә тапшыра. Бу җәмгыять рәисе Марсель Морзабаев, мәсәлән, сугыш кырына йөк төяп биш тапкыр озатып барган. Ул элемтә булганнарга аерым шалтыратып, посылканың кайда ятуын хәбәр итәргә тырыша.

Бу очрашуда катнашкан хәрбиләр сөйләвеннән аңлашылганча, гуманитар ярдәмнең исемлеләре аларга уңышлырак барып ирешә. Мәсәлән, Кайбыч районын үрнәк итеп күрсәттеләр. Алар якташларына исемләп, барысына бертөрле кирәк-яраклар җыеп җибәрәләр икән.


Сугышчылар арасында пулеметчы, танкистлар бар иде. Алар ничек хезмәт итүләре, көнкүреш шартлары, нинди ярдәмнең күбрәк таләп ителүе турында сөйләде. Соңыннан алар җитәкчеләргә шәхси сорауларын да җиткерде. Әлбәттә, мондый очрашулар ике як өчен дә файдалы. Чөнки булган сораулар тиз арада хәл ителәчәк, район җитәкчелеге үз ярдәмен күрсәтәчәк, сугышчыларга да алгы сызыкка баруы җиңелрәк булачак.


Бүген-иртәгә хезмәтләрен дәвам итәргә әзерләнүче бу хәрбиләргә уңышлар һәм аларның җиңү белән исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуын телибез. Мондый очрашулар соңгысы гына булмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев