Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Исемендә дә яз матурлыгы бит аның»

Бакчаларыбызда кар ятканда да сабагыннан яңа өзелгән яшелчәләрдән кибет һәм базар киштәләренең буш тормавы безнең климат шартларында да шаккатырлык күренеш булмавына инде ярты гасырга якын.

Район һәм республика халкын ел әйләнәсе тәмле һәм сусыл кыяр-помидорлар, витаминга бай яшел үләннәр һәм салатлар, татлы җиләкләр белән үзебездә урнашкан «Майский» теплицалар комплексы тәэмин итә. Бу оешма җитештерүчәнлеге белән генә түгел, тотрык­лы һәм югары хезмәт хакы, биредә эшләүчеләргә булдырылган шартлар, аларга һәрьяк­лап ярдәм итүе, ветераннары һәм лаеклы ялдагы хезмәткәрләренә күрсәтелгән хөрмәте белән дә данлыклы. Шуңа күрә монда кадрлар «агымы» да күзәтелми – бар яктан да канәгатьләндергән эш урынын кемнең алмаштырасы килсен? Хезмәте җиңелләрдән булмаса да, җир эшенең тир тамызганын һәркем белә, яшьләр дә тартыла бирегә.

Чөнки балалар бакчасы, торак мәсьәләсе дә хәл ителгән. Ипотека алырга да, арендалап торырга да мөмкинлек бар.
Әңгәмәдәшем Татьяна Тараканованың «Майский»га урнашуына ике ел икән һәм ул бирегә килүенә бер дә үкенми.


2020 елда Туладан күченеп кайттык. Андый вакытта эш һәм яшәү урынын сайлау беренче планда була бит инде. «Майский» теплицалар комплексы турында ишеткәч тә ошады, исеменнән үк яз матурлыгы бөркелеп тора бит аның. Биредәге шартлар турында да сораштыр­гач, озак уйлап та тормадым, урнаштым, –
дип сөйли Татьяна. – Беренче елны томатлар үстердем, хәзер кыярлар үстерәм – эшем бик ошый, рәхәтләнеп, шатлана-шатлана киләм мин монда. Эш графигы уңайлы, йөрер­гә ерак түгел, пробкаларда утыр­мыйсың, вахта йөртә. Баланы балалар бакчасына илтергә, барып алырга да бик җайлы. Барлык яктан плюслар гына. Әлегә «Салават күпере»ндә ике бүлмәле фатир арендалап торабыз, киләчәктә ипотекага тырышырга исәп. Биредә хезмәткәрләргә файдалы шартларда шулай фатир алу мөмкинлеге бар. Җитәкчеләргә рәхмәттән башка сүз юк!


Әйе, әңгәмәдәшемнең чын күңелдән эшен яратып сөйләве йөзенә чыккан. Хезмәт урыныңа шөкер итеп, киләсе көнгә ышаныч белән, сөенеп йөрү үзе бер зур бәхет инде ул. Тик барлык оешмаларда да биредәге кебек мөмкинлекләр юк шул.


«Майский» теплицалар комбинаты Россия Федерациясендә ябык грунт яшелчәләрен иң зур җитештерүчеләрнең берсе булып тора. Монда ел саен 41,7 мең тоннадан артык Европа линейкасы яшелчәләре үстерелә. Заманча технологияләр һәм булган тәҗрибәне кулланып, дөньякүләм алдынгы дәрәҗәдәге уңышларга ирешәләр.
Алдынгы җитештерү технологияләрен үзләштерү белән беррәттән, биредә үсемлекләрне биологик як­лау системасы җәелдерелә, бу теплицаларда нинди дә булса химик матдәләр кулланудан тулысынча котылырга мөмкинлек бирә.

Теплица яшелчәчелеге энергияне күп таләп итә торган производство, шуңа бәйле рәвештә предприятие­дә үз энергосистемасы булдырылган, ул гомуми электр егәрлеге 47 МВт булган ике энергоүзәк һәм җитештерүне икътисади нигезләнгән энергия ресурслары белән тәэмин итә алыр­лык 126 МВт гомуми җылылык егәрлеге булган өч котельныйны үз эченә ала.
«Майский»да социаль инфраструктураны үстерүгә, ә нәкъ менә комбинат территориясендә торак йортлар, балалар бакчасы, спорткомплекс, музыка фонтаннары һәм ял итү скверы булган ультра-заманча торак комп­лексы булдыруга, комбинат хезмәткәрләре хезмәт көненнән соң ял итә алсын һәм торак шартлары турында борчылмасын өчен, предприятиедә аерым игътибар бирелә.


Һәм, торакка мохтаҗлыгы булган майс­­­кийлылар бу мөм­­­­­­­­­­­кинлекләрдән файдалана да. Таракановлар гаиләсе дә тиздән үз фатирларында яшәр дип ышанабыз. Әле алар яшьләр һәм тормышка куйган максатларын чынга ашырырга вакытлары бар. Тырышлык кына кирәк. Анысы да аларда бар. Татьяна мәктәпне тәмамлагач, Казан сәүдә-икътисад техникумын тәмамлаган, ә хәзер кооператив институтында «Җитештерү технологиясе» факультетында читтән торып белем ала. Гаилә башлыгы Артем, хәрби карьерасын калдырган, бүгенге көндә горизонталь бураулау белән шөгыльләнә. Моңа кадәр Тулада яшәгәнлекләрен телгә алган идек, ул анда контракт буенча алты ел хәрби хезмәттә булган. Килешү вакыты чыкканнан соң, туган якларына якынрак тирәгә кайтырга булганнар. Ә тумышлары белән үзләре

Кайбыч районыннан. Татьяна Байморза, Артем Мәлки авылларыннан. Икесе бер класста укыган, унынчыда вакытта дуслыклары мәхәббәткә әверелгән. Дөньяларын тулыландырып кызлары туган. Аралар якын булгач, Татьянаның әнисе алты яшьлек оныгын төрле түгәрәкләргә шөгыльләнергә йөртергә ярдәм итү өчен, кыш көне аларга килеп тора. Ә инде җәйгә авылның саф һавасына, иркенлеккә – авылга кайталар.


Эш булгач, бигрәк тә Татьянаныкы кебек яраткан һәм хезмәткәрләре турында кайгырта торганы булганда, иртәгәсе көнгә ышаныч бар. Дөньялар гына тыныч булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X