Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Исәнмесез

Минем исемем Миләүшә, улымныкы Сәлим.

Аңа 2 яшь 5 ай. Сәлимнең сирәк очрый торган Ганглиозидоз Gm1- 1нче типлы генетик авыруы бар. Кызганычка каршы, бу дәвалап булмый һәм үлемгә китерә торган авыру. Безгә 3 елдан 5 елга кадәр вакыт бирделәр.

Мин әни буларак, улымның шул кыска гомерен уңайлы итәргә телим. Сәлим берни эшли белми. Тулысынча ятып кына тора. Алда җәйге җылы көннәр һәм Сәлим белән урамда йөрергә теләр идем.

Моның өчен дөрес каешлы һәм уңайлы коляска кирәк. Без ярдәм сорап дәүләткә мөрәҗәгать иттек, ләкин алар Сәлим өчен яраксыз коляска тәкъдим иттеләр. Безгә коляска өчен 338 мең 963 сумлык счет тоттырдылар. Без Зеленодольскидан һәм гаиләбез өчен бу бик зур сумма. Акчаны гел экономиялибез, җыябыз, ләкин бу сумманы туплау бик авыр. Бәлки ярдәм итүчеләр булыр дип өметләнәбез.

Рамазан аенда сәдаканы кемгә бирим икән дип йөргән райондашларыбызга мөрәҗәгать итәбез. Миләүшә үзе Яшел Үзәннең 5-нче гимназиясен тәмамлаган кыз. Аллаһ Тәгалә аңа шундый сынау биргән, күрәсең. Җәмәгать, сәдәканың кечкенәсе, зурысы юк - кем ничек булыша ала

Ярдәм итәргә теләүчеләр теләсә нинди сумманы Миләүшәнең Сбер, Тинькофф карталарына җибәрә ала, алар 89377793686 номерына бәйләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев