Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ирбис» бренды астындагы 18 автозаправкада хәләл туклану мөмкинлеге булачак

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә «Транзит-Сити» дәүләт корпорациясе генераль директоры Ирек Вәлиев белән очрашты.

Очрашуның сәбәбе - HalalLifeStyle өлкәсендә зур вакыйга булды - «Ирбис» бренды астында яңа буын автозаправка станцияләре ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитетта сертификацияләү процессын узды. Хәләл стандартына туры килү турындагы сертификатны Ирек Вәлиевка мөфти тапшырды. Шулай итеп, Татарстан Республикасы трассаларындагы 18 заправка барлык ит продукциясенә һәм камыр ризыкларына (кондитер ризыклардан тыш) «хәләл» статусын алды, алар АЗС залларында аерым киштәләрдә сатылачак. Шулай ук АЗСларда эшләүче кафелар сертификатланган.

Очрашу барышында Ирек Вәлиев мөфтигә федераль трассаларда намаз бүлмәләре урнаштыру буенча эш нәтиҗәләре һәм бу юнәлештә алдагы планнары белән уртаклашты. Камил хәзрәт кунакка эчкерсез тырышлыклары һәм бу эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев