Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йолдызнамә (19-26 май)

***

Кучкар (21 март – 20 апрель) Сезгә башлаган эшегезне бетермичә, яңа эшкә керешергә туры килүе ихтимал. Бу сезнең хезмәттәшләрегезгә зыян китермәсен өчен алар җилкәсенә артык эш өймәскә тырышыгыз.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Талчыгу тойсагыз да, хезмәтегезнең җитәкчелек һәм хезмәттәшләрегез тарафыннан югары бәяләнүен күрү сезгә көч өстәр. Премиягә исәп тота аласыз. Яңа һөнәр үзләштерү турында уйлагыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Якыннарыгызның сезнең гамәлләрегезгә һәм сүзләрегезгә артык игътибар күрсәтүенә бик нык гаҗәпләнерсез. Сезнең өчен уңышлы моменттан файдаланып калыгыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль) Үзегез теләгәнчә яшәргә, эшләргә вакыт җитте. Бүтәннәр каршында моңа аңлатма бирергә, үзегезне гаепле санарга кирәкми. Һәм иң мөһиме - борчылмагыз. Сезне яратып, якын итүчеләр сезне аңларлар.

Арыслан (23 июль – 23 август) Аралашу даирәгез киңәя. Бәлки, тиз генә юлга җыенырга туры килер. Кызыклы танышу шәхси тормышыгызда үзгәрешләргә сәбәп булыр. Буш вакытыгызны гаилә даирәсендә ял итүгә багышлагыз.

Кыз (24 август – 23 сентябрь) Белем алу һәм яңа эш эзләү өчен уңайлы вакыт. Сезнең абруегыз “җимерелергә торган” бер бик мөһим эшне коткарырга мөмкин, үз өстегезгә җаваплылык алырга әзер булыгыз. Атна ахырында көтелмәгән сәфәргә әзерләнегез

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Сезне тормыш сабырлыкка һәм мөстәкыйльлеккә тикшерергә мөмкин. Планнарыгызның кинәт кенә үзгәрүе ихтимал. Интуициягезгә колак салыгыз, эштә инициатива күрсәтегез, һәм ул һичшиксез бүләкләнәчәк.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Сезнең тәвәккәллегегез, активлыгыгыз һәм җиң сызганып эшләвегез югары бәяләнер. Карьера үсеше һәм яңа эшлекле проектлар өчен яхшы атна. якыннарыгызга игътибарлы һәм мәрхәмәтле булырга тырышыгыз, аларны рәнҗетмәгез.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Кискен сүзләр һәм көтелмәгән сәфәрләрдән качыгыз. Карьерагызда алга китеш көтелә. Язмышыгызны үзгәртү яхшыракмы, әллә барысын да ничек бар шулай калдыру хәерлерәк булырмы? Башта аның уңай һәм тискәре якларын санап чыгыгыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Мөһим эшләрегезне ерак киләчәккә кичектермәү хәерлерәк. Мөмкинлекләрегезне реаль бәяләргә тырышыгыз һәм уңышсызлыкка очраган очракта борчылмагыз. Бары җибәрелгән хаталарыгызны төзәтегез, сез тиздән максатыгызга ирешерсез.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Зур планнар төзергә кирәкми, башта өелеп торганнарын ахырына җиткерегез. Сезгә күп төрле эшлекле проблемаларны хәл итәргә туры килер. Бәлки, сезгә дусларыгыз яки якыннарыгыз үтенече буенча арадашчы ролен дә башкарырга туры килер әле.

Балык (19 февраль – 20 март) Башка кешеләргә ярдәм итеп, сез үз проблемаларыгызны ничек җиңелрәк хәл итәргә кирәклеген аңларсыз. Барлык курку һәм борчуларыгызның никадәр нигезсез булганын күрерсез. Теләсә нинди эшкә кыю тотына аласыз - сез аны һичшиксез җиңеп чыгарсыз.

 

Чыганак: Подслушано татарлар Вк төркеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X