Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йокы – сәламәтлегегез турында «сөйли»

Көндәлек мәшәкатьләр һәм арыганнан соң организм тернәкләнсен өчен аңа сыйфатлы йокы кирәк.

Әгәр дә тиешенчә йоклап булмаса? Бу түбәндә санап үтеләчәк сәбәпләр аркасында булырга мөмкин.


Анемия (азканлылык). Әгәр дә җылы кием һәм оекбашлар кимәсәгез, салкын аяк-кулларыгыз йокларга бирми. Аякларның «эч пошу» синдромы да тимер җитмәү белән бәйле. Шуның аркасында йоклап китеп булмый һәм әле төнлә дә уянырга мөмкин.

Гипотиреоз. Йокы тәртибе үзгәрү: иртән уянып булмый, ә кичке 9лардан соң көч арта, «җимерттереп» нидер эшлисе килә һәм бу вакытсыз уяулык йокларга комачаулый.

Хроник интоксикация. Төнге сәгать 3-4 сәгатьләрдә уяну. Тирән булмаган һәм файдасыз йокы.

Ризыкны «күтәрә» алмау. Төнлә тән кычыта, хафалану һәм йөрәк еш тибә башларга мөмкин.

Бөер өсте бизләре дисфункциясе. Кеше йөрәкнең каты тибешеннән, салкын тир бәрүдән һәм паника һөҗүменнән уянырга мөмкин. Кандагы глюкоза микъдарының кинәт төшүе төн уртасында ашыйсын китерә.

Паразитоз. Кашыну, җиңелчә, тынгысыз йокы.
Йокы – организмыгыздагы проблемаларны ачыклауның бер ысулы гына. Ашказаны-эчәклек трактына булган зарлар буенча да бик күп әйтергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев